Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлар милли әләм бәйрәме уздырды


Кырымтатар әләме көнендә машина йөреше оештырылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:17 0:00

Кырымтатарлар Акмәчеттә кырымтатар әләме көнен бәйрәм итте. Кырым шәһәрләре арасында әләмнәр белән автойөреш, Акмәчетнең Тренев бакчасында бәйрәм концерты узды.

26 июньдә кырымтатар яшьләре Акмәчеттә инде 4-нче ел кырымтатар әләме көнен бәйрәм иттеләр. Гадәттәгечә, бу көнне иртән кырымтатар милли әләмнәре белән бизәлгән 20-ләп җинел машина Акмәчеттә Мәҗлес бинасыннан автойөреш башлады.

Акмәчет-Бакчасарай-Акъяр-Форос-Симеиз-Алупка-Ялта-Алушта-Акмәчет шәһәрләреннән узган бу автойөреш кичке сәгать алтыда Акмәчеткә килеп монда шәһәрнең үзәген ике тапкыр әйләнеп Тренев бакчасына керде. Монда инде көндезге өчтә Төркиядән кырымтатар диаспорасы матди ярдәме белән тегелгән дөньядагы иң зур кырымтатар байрагы (21х12 метр), концерт сәхнәсе, ял итү мәйданчыкларында байраклар урнаштырылган иде. Агачтан ясалган милли савыт-саба, көмеш-бакырдан ясалган милли бизәкләр, уенчыклар, мөселман баш киемнәре ярминкәсе эшләп, милли көйләр яңгырап торды, көрәш, балалар өчен асфальтта рәсем ясау бәйгесе оештырылды.

Иң яхшы шигырь укуда – Мөслимә Әбләкимова, асфальтта рәсем ясаучылар арасында – Тамила Абдурахманова, квестта – «Яшьләр шурасы» оешмасы җиңеп чыкты. Җиңүчеләр төрле бүләкләр белән бүләкләнде.

Бәйрәмгә килүче кырымтатарларда кечкенә һәм зур әләмнәр, әләм төсендәге футболкалар, тамгалы шарлар бар иде.

Сәхнәдә кичке сәгать алтыда башланган кырымтатар артистлары концерты кичке унга кадәр дәвам итте.

Бәйрәмне оештыручылар – берничә кырымтатар яшьләр үзәкләре. Әләм бәйрәмен үткәрү инициативасы кырымтатар яшьләреннән чыкты һәм Корылтай 2010 елда бу инициативаны яклап Милли байрак бәйрәмен ел саен 26 июньдә үткәрергә дигән карар чыгарган иде.

«Азатлык» радиосы оештыручыларның берсе Айдар Аджимамбетов белән сөйләште.

– Нигә быел бәйрәм үзәк мәйданда түгел, ә Тренев бакчасында уздырыла?

Моңа Украин театры җитәкчесе Владимир Загурский риза булмады дип хәбәр иттеләр безгә шәһәр идарәсеннән. Имеш, безнең бәйрәмнең тавышлары театрда ишетеләчәк һәм анда барган тамашага комачаулаячак дигән Загурский. Шуңа күрә безгә бу урынны тәкъдим иттеләр, без каршы булмадык.

Узган елларда бу бәйрәмне үткәрергә Кырымның милләтара мөнәсәбәтләр һәм сөргенгә дучар булганнар мәсьәләләре җөмһүрият комитеты (Рескомнац) ярдәм итеп тора иде, быел ничек булды?

Быел Рескомнац акча бирә алмады. Акча юк диделәр. Без эшкуарларга барып үзебез алардан ярдәм сорадык. Рәхмәт, ярдәм иттеләр. Узган елларда Рескомнац акча аерган вакытта да бу акчалар безнең ихтыяҗларың тик бер өлешен каплый иде. Узган өч елда да безгә кырымтатар эшкуарлары ярдәм итеп тора иделәр. Бу юлы да шулай булды.

XS
SM
MD
LG