Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда наркоманиягә каршы флеш-моб үтте


Казанда наркоманиягә каршы флеш-моб үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:40 0:00

Казанда наркоманиягә каршы флеш-моб үтте

26 июнь - Халыкара наркомания һәм наркобизнеска каршы көрәш көне Казанда флеш-моб белән билгеләп үтелде. Камал театры алдына җыелган яшьләр татарча, русча һәм чит ил музыкасына күмәкләшеп биеп, наркотикларга каршы булуларын белдерде.

Флеш-моб ел саен уздырыла торган наркотикларга каршы марафон кысаларында оештырылды. Флеш-моб алдыннан наркоманиягә каршы чараларга актив катнашкан яшьләр төрле бүләкләр белән бүләкләнде, наркоманиянең җәмгыятьне таркатуга китерүенә басым ясалды.

Татарстанда бүгенге көндә 17 меңнән артык наркоман исәптә тора. Белгечләр чынбарлыкны белү өчен әлеге санны берничә тапкырга арттырып исәпләргә киңәш итә. Быел республикада 100 килодан артык наркотик матдә әйләнештән алынган. Бу хакта республикада наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе башлыгы Фаяз Шабаев сишәмбедә хөкүмәт йортында узган җыелышта белдергән иде. Аның сүзләренчә, бу наркотикларның 75 килосын гашиш, 11 килосын синтетик наркотиклар, 5,5 килосын героин тәшкил иткән.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан игълан ителгән халыкара наркомания һәм наркобизнеска каршы көрәш көне 1987 елдан бирле дөньяның бар илендә билгеләп үтелә.
XS
SM
MD
LG