Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Самар мәчетендә булды


Миңнеханов (уңнан икенче) Самар мәчетендә
Миңнеханов (уңнан икенче) Самар мәчетендә
Самарга эш сәфәре белән килгән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 26 июньдә Самар җәмигъ мәчетен дә карап китте.

Миңнеханов намаз залларына, бизәлешләренә, мәчетнең зурлыгына сокланды. Чәй бүлмәсендә туганнарча сөйләшү узды. Самарда булачак татар милли-мәдәни үзәгенә куаныч белдерде.

Милли хәрәкәт әйдаманнары Самарда икенче татар мәктәбе кирәклеге турында сүз кузгаттылар. Рөстәм әфәнде үз чиратында ярдәм күрсәтәчәген белдерде.

Чәй табынында
Чәй табынында

Чәй табынында мәчет әһелләре президентка келәм бүләк иттеләр. Самар җәмигъ мәчете сурәте төшерелгән келәмне алгач, Рөстәм әфәнде: "Бу затлы истәлекне мин авылым мәчетенә җибәрәчәкмен", - диде.

Келәм бүләк итү
Келәм бүләк итү

Очрашуда Габделәхәт хәзрәт Мингачев, Диния нәзарәте вәкилләре Җәүдәт Шарапов, Таһир Мамышев, Наил Сөләйманов, Ильяс Гыйрфанов, Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Минәхмәт Хәлиуллов, Дөнья конгрессының Башкарма комитеты әгъзасы Фәхретдин Канюкаев катнаштылар.

Очрашуда катнашучылар
Очрашуда катнашучылар

Очрашу саф татарча, эчкерсез фикер алышулар белән барды. Ике як та канәгать калды. "Бик җылы каршы алдыгыз. Самар һава аланында, гармун уйнап, чәк-чәкләр белән каршы алуыгыз тәэсирле булды", - диде Татарстан президенты.
XS
SM
MD
LG