Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:00

Джохар Царнаев Бостонда террорда гаепләнде


Кичә кич Бостонда Джохар Царнаевка гаепләү әзерләү эше тәмамланды. Туганы Тамерлан белән алар 2013 елның 15 апрелендә Бостон марафонының финишында ике шартлау оештыруда гаепләнә. Шартлаулар нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган, 260лап кеше яраланган иде. Царнаевларны кулга алу чарасында полиция хезмәткәре һәлак булды.

Гаепләү белдерүе 73 биттән тора. Царнаевка 30 маддәдә гаепләү белдергән. Аларның 17се өчен үлем җәзасы каралган. Шушы көннәрдә мәхкәмә дәвам итә. Рәсми төстә гаепләү алдагы атналарда игълан ителәчәк.

XS
SM
MD
LG