Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербия Европа Берлеге әгъзалыгы сөйләшүләрен башлау рөхсәтен алачак


Бүген Европа Берлеге җитәкчеләренең Брюссельдәге очрашуында Сербиягә әгъзалык сөйләшүләрен башлар өчен рәсми рөхсәт бирелер, дип көтелә. Гыйнвардан да калмыйча Сербия бу эшне башлый алачак.

Бу адым Сербия һәм Косовоның елларча дәвам иткән каршылыктан соң апрель аенда мөнәсәбәтләрне җайлау турында килешүеннән соң мөмкин булды. Килешү планы нигезендә Косовоның төньягында яшәүче 40 меңләп сербка күпмедер дәрәҗәдә бәйсезлек бирелә, әмма Косово полициясе һәм хокук саклаучылары албаннар кулында була.

Шулай ук бу Косовога Европа Берлегендә әгъзалыкка таба беренче адым - Тотрыклылык һәм Ассоциациясе килешүе турында сөйләшүләргә юл ачачак.

1 июльдә Европа Берлегенә Хорватия керә. Берлектә барлыгы 28 ил булачак.
XS
SM
MD
LG