Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ уйгырлары Синҗанда көч куллануда 30лап кешенең үлемен тикшерергә чакырды


АКШта яшәүче уйгырлар ассоциациясе Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном районында 26 июньдә полиция белән бәрелешләрдә 30лап кешенең һәлак булуына бәйсез тикшерү уздырырга чакырды.

Пәнҗешәмбе көнне Өремче каласыннан 200 чакрымда урнашкан Лукцунь шәһәре янында мөселман уйгырлар белән хан кытайлары арасында низаг чыккан юлны полиция камауга алды. Кытайның рәсми "Синхуа" мәгълүмат агентлыгы "пычаклар белән коралланган бер төркем җирле администрация һәм полициягә һөҗүм итте", дип хәбәр итте. АКШ уйгырлары Кытай анда булган хәлләрне яшерә, дип борчылу белдерде.

Казакъстан уйгырлары берлеге әгъзасы Каһарман Кожамберды хакимиятләр 2009 елның 5 июлендә булган вакыйгаларның кабатлануыннан куркырга мөмкин, дип фаразлый.

"2009 елда урам җыены көч белән бастырылса да уйгырларның ризасызлыгы кимемәде. Менә инде 1-2 ай полиция һәм компартия вәкилләре өйдән өйгә йөреп документларны тикшерә. 26 июньдә бер төркем яшьләр шул тикшерүләргә ризасызлык белдереп чыкты", дип сөйләде Азатлыкка Каһарман Кожамберды.
XS
SM
MD
LG