Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Невский экспресс»ны шартлату өчен хөкем ителгәннәрнең берсе төрмәдә үлгән


Екатеринбур колониясендә «Невский экспресс»ны шартлату өчен хөкем ителгәннәрнең берсе – ингуш Тархан Картоев вафат булган.

«Интерфакс» хәбәр итүенчә, ул шимбә кичен йөрәк авыруыннан үлгән.
Картоев җиде ел һәм алты айга колониягә хөкем ителгән иде.

Аның адвокаты Картоевның сәламәтлегенә беркайчан да зарланмаганын әйтә. Әлеге колониягә ул күптән түгел генә китерелгән булган.

2009 елның 27 ноябрендә Мәскәү-Петербур юлы белән баручы «Невский экспресс» поездында 27 кеше үлгән, 130 төрле җәрәхәтләр алган иде.

Бу шартлауны оештыру эше нигезендә тугыз кеше җиде елдан алып гомерлеккә төрмәгә хөкем ителде.

Картоев һәр мәхкәмә утырышына ачыклык керер һәм азат итерләр дип ышанып сумкалары белән килә торган булган.
XS
SM
MD
LG