Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:35

Чаллы ТИҮе бозыклыкны тыюны сорап президентка мөрәҗәгать итте


Чаллы кибетләренең берсендә аракы-шәраб бүлеге

Чаллы кибетләренең берсендә аракы-шәраб бүлеге

Чаллы ТИҮе Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм мөфти Камил Сәмигуллин исемнәренә мөрәҗәгать юллады. Анда Рамазан аенда республикада исерткеч эчемлекләр сатуны тыю һәм уразадан соң да шушы юнәлешне тоту тәкъдиме әйтелә.

Чаллы ТИҮенең белдерүе шактый озын һәм анда Русиядә эчкечелекнең, наркоманиянең, бозыклыкның югары дәрәҗәдә булып милли фаҗигагә әйләнүе һәм шушы яктан Татарстанның да калышмавы хакында әйтелә. Шунда ук фаҗигале юлдан чыгу юнәлеше дә күрсәтелә - Татарстан өчен Согуд Гарәбстаны, Кувейт, Гарәп Әмирлекләре, Оман, Катар кебек илләр беркадәр үрнәк була ала икән.

“Әлеге бай мөселман илләрендә исерекләрне, наркоманнарны, СПИД белән авыручыларны, фәхишәләрне, лесбиян, гейларны, бисексуалларны, сукбай балаларны һәм мохтаҗ картларны, адым саен сүгенүчеләрне күрә алмассыз. Без Татарстанның да алга китүен, чәчәк атуын телибез. Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиевнең: “Без булдырабыз!” дигән сүзләре Изге Рамазан аенда бозыклыклардан арынуга чакыру булып яңгырасын иде”, дигән сүзләр дә бар мөрәҗәгатьтә.

Әлбәттә, төрле начар күренешләрдән арыну буенча белдерүләр, мөрәҗәгатьләр кабул итү бер нәрсә, ә менә аның үтәлешен тәэмин итү, сүзләрне тормышка ашыру бөтенләй башка әйбердер. Шушы юнәлештә берничә сорау белән без Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашаповка мөрәҗәгать иттек.

– Рәфис әфәнде, Татарстанны аракыдан арындыруны ничегрәк күзаллыйсыз?

– Әлеге мөрәҗәгать белән чыгуны ТИҮ әгъзасы Асия Зиннурова тәкъдим итте һәм ул җыенда хупланып кабул ителде. 27 июньдә Чаллыда яшьләр көне узды. Андагы акырыш, бакырышны, кулларына сыра, аракы шешәләре тоткан яшьләрне күргәч, бәйрәм урыннарын җүләрләр йортына охшаттым. Шунда ук миллион сумнарга салютлар аттылар.

Рәфис Кашапов

Рәфис Кашапов

6-7 ел элек ТИҮ мондый белдерү белән чыккан иде инде. Мөслимдә һәм тагын берничә районда уразада аракы сатуны тыйдылар. Безнең мөрәҗәгатькә Татарстан президенты уңай караса, исерткеч эчемлекләр сатуны тыярлар.

Рамазан аеннан соң да исерткечләр сатмауны хуплаячакбыз. Чөнки Русиядә күпме гарип бала туа, күпме гаилә таркала, күпме кеше үлә, күпмесе юл фаҗигасенә тарый. Ташланган балалар, үтерүләр, СПИД, башка җенси авырулар, фәхишәлек - барысы да аракы белән бәйле. Шушы күренешкә Татарстан җитәкчеләре күз салыр дип уйлыйм.

– Аракыга каршы совет заманнарында да дәүләткүләм көрәшләр башланып торды. Ләкин нәтиҗәсе булмады. Русиядә, шул исәптән Татарстанда да һаман эчәләр.

– Мөселман илләрендә эчүчелек, фәхишәлек, бозыклыклар тамыр җибәрмәгән дип беләм. Дөрес, мондый мөрәҗәгатьләр белән генә эчүчелекне туктатып булмый. Ләкин иртәме-соңмы моңа чик куелырга тиешлеге хакында кисәтергә тиешбез. Быел булмаса, алдагы елларда Татарстанда исерткечләр сатуны бөтенләйгә тыярлар.

– Сезнең мөрәҗәгатьтә Татарстанны фәхишәләрдән, наркоманнардан арындыру тәкъдимнәре дә бар. Монысын да тормышка ашыру шактый кыен кебек.

– Халык хәтерли: 1980 елгы Олимпиада алдыннан Мәскәү фәхишәләрен кудылар. Аларның бер өлеше Чаллыга да җибәрелде. Татарстанда да атна-ун көн эчендә фәхишәләрне республикадан чыгарып атарга мөмкин. Фәхишәләрдән арыну да җитәкчелекнең хәрәкәт итүеннән тора.

– Физика кануны буенча кайдадыр нәрсәдер кими икән, ул башка җирдә арта. Шул ук 1980 елда Мәскәүдә фәхишәләр кимесә, алар Чаллыда, башка шәһәрләрдә артты. Хәзер Татарстандагы фәхишәләр саны кимесә, ул, мисал өчен, Башкортстанда яки Удмуртиядә артачак бит?

– Фәхишәлеккә, сукбайлыкка, эчүчелеккә каршы Башкортстан, Удмуртия яки Мари Иле үзләренчә көрәш ачарга тиеш. Татарстанны туган илебез дип саныйбыз икән, мондый бозыклыклардан чистарынырга тиешбез.

– Мөрәҗәгатьтә Рамазан аенда ифтар ашлары уздыруда дәүләт ярдәме кирәклеге турында да әйтелә. Нинди ярдәмне күз алдында тотасыз?

– Татарстан хөкүмәте җитәкчеләре белән мөфтият бу мәсьәләдә уртак фикергә килә ала. Барлык мәчетләребез, аларның имамнары билгеле. Татарстан хөкүмәтенә шушы юнәлешкә 150-200 миллион сум акча тоту зур кыенлык китермәс. Шушы исәпкә узган ифтар ашлары исламны үстерүгә дә ярдәм итәр, кирәкле һәм изге эш булыр иде.

– Рамазан аенда кайбер урыс кешеләре дә ифтар ашлары үткәрә. Монысының сәбәпләренә төшенәсезме?

– Мин мәчетләргә җомга намазларына баргалыйм. Биредә соңгы елларда украиннарны, урысларны һәм керәшеннәрне дә күрергә туры килә. Мәчетләргә килүчеләр ислам белән генә чистарынырга, алга китәргә һәм үзеңне сакларга мөмкин икәнен аңлый. Европада да ислам кабул итүчеләрнең саны арта бара. Инде урыс кешесенең ифтар ашы уздыруына килгәндә, араларында исламны хөрмәт итүчеләр дә бар.Ләкин моны депутат буларак яки Татарстан хөкүмәтенә күренү өчен генә эшләүчеләр дә бар.

Тагын Чалли ТИҮе мөрәҗәгатенә күз салыйк. Анда "Татарстанга эшлекле сәфәр белән Кытай, АКШ, Финляндия, Төркия, Иран, Германия, Франция, Австрия, Италия, Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Малайзия җитәкчеләренең, Ислам конференциясе оешмасы генераль секретаре, Европа шурасының ассамблея парламенты башлыгы килүе республиканың дәрәҗәсе булуын күрсәтә" диелә. “Шулай да Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның "мин Татарстанда яшәвем белән горурланам” дигән сүзләрен республикада яшәүче бар милләт вәкилләреннән дә ишетү мөмкин микән?” дигән сораулы юллар да бар биредә.

Мөрәҗәгать урыс телендә язылган. Моңа “Татар татарга теләсә нинди вазгыятьтә дә урысча хатлар язарга тиеш түгел. Республикадагы 45% урыс телле халыкны хөрмәтләп, мөрәҗәгатьне урысча яздык” дигән аңлатма да бирелә.

Узган атна эшлекле дүшәмбе утырышында Чаллы хакиме Васыйл Шәйхразиев эчүчелеккә һәм тәмәке тартуга каршы шәһәрдә канун кысаларында көрәш башлауларын игълан итте. Узган елның шушы чорына Чаллыда 5393 кеше аек булмаган хәлдә тоткарланса, быел андыйларның саны 8314кә җиткән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG