Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:41

Уйгырлар халыкара җәмәгатьчелектән ярдәм көтә


2009 елның июль аенда Өремче урамнарына балаларын күтәреп аналар да чыкты

2009 елның июль аенда Өремче урамнарына балаларын күтәреп аналар да чыкты

Көнчыгыш Төркестандагы Өремче каласында 2009 елда булган канлы бәрелешләрне быел дөньяның дистәләп илендә искә алачаклар.

Көнчыгыш Төркестанда булган милләтара низагка бу атнада дүрт ел тула. 2009 елда булган канлы вакыйгаларның сәбәбе ике үтерү очрагы иде. Һонг Конгка якын Гуангдонг вилаятендәге бер уенчык җитештерүче ширкәттә уйгыр һәм кытай эшчеләре арасында башланган низагта кытайлар берничә уйгырны үтерде. Бу исә низагның таралуына китерде.

5 июльдә Өремче каласында меңләгән уйгыр яшьләре Көнчыгыш Төркестанда үз хокукларының кайтарылуын таләп итеп тыныч урам җыенына чыкты. Ул елны бу төбәкнең Кытай хакимияте астында булуына 60 ел иде. Урам җыены көч кулланып бастырылды. Рәсмиләр 45 кеше һәлак булды дисә, чит илләрдәге уйгыр оешмалары ул көннәрдә һәм соңрак төрмәләрдә меңләгән кеше үлде, дип белдерде. Бүгенгә кадәр 2009 ел вакыйгаларын тикшерүче булмады.

Көрәш Атахан

Көрәш Атахан

"Кытай хакимияте милли мәгарифне юк итте, халык санын киметте", дип сөйләде Азатлыкка Көнчыгыш Төркестанның сөргендәге хөкүмәте вәкиле, Франкфуртта яшәүче Көрәш Атахан.

Элекке елларда төбәктә кытайлар саны бер миллионнан да азрак булса, бүгенге көндә китерелгән хан кытайларның саны 16 миллионга җитә. Уйгыр һәм башка төрки милләтләрнең саны да шул чамасы.

Уйгырлар белән хан кытайлар бер-берсеннән бөтенләй аерым дөньяда яши диярлек. Берничә ел элек "Uygur Onlinе" исемле интернет сайтының төбәк турындагы фикер сораштыру нәтиҗәләре билгеле булган иде. Әлеге интернет-сәхифә китергән мәгълүматларга күрә, 96% кытайның уйгыр танышы юк. Уйгырларның исә 91%ы кытайлар белән аралашмый икән.

Язучы һәм журналист Көрәш Атахан, кытайлар уйгырларны һәм башка милләтләрне юк итү өчен дәвамлы програмны гамәлгә куя, дип сөйләде.

– Соңгы елларда халкыбыз арасында кисәк яшь килеш үлүчеләр күп. Төбәктә 49 атом сынавы ясалган. Экологиягә зур зыян салынган. Уйгырлар гына түгел, башка төрки милләтләр - татарлар, үзбәкләр, казакълар төркмәннәр дә үзләренә эш таба алмыйлар. Җитәкчелек урыннарында кытайлар утырганга аларны беркая да эшкә алмыйлар. Болар барысы да ризасызлыкны көннән көн арттыра.

2009 елгы вакыйгалардан соң Көнчыгыш Төркестанның зур шәһәрләренә күпләп гаскәр кертелде. Уйгырларга урамда, үз өйләрендә, мәктәптә, эш урынында, автобуста, поездда, очкычта ирек калмады. Һәр җирдә уйгырлар контроль астында. Өмет бер генә - бу гаделсезлек кайчан да булса тикшерелер, тиешле кешеләр җәзаларын алыр, дип өмет итәбез.

– Көнчыгыш Төркестанда ниләр булып ятуы турында хәбәр алу бик авыр, мөмкин түгел диярлек. Барлык мәгълүмат чаралары саран гына хәбәрләрне берсеннән берсе күчереп бастыра. Сез ничек белеп торасыз аларны?

– Мин анда туып үскәнгә, бөтен гаиләм анда булганга хәзер сезнең бу сорауга җавап бирә алмыйм. Мин аларның язмышы өчен борчылам. Әмма юллары бар аның. Мин инде Кытай мәгълүмат чаралары язганның артында нәрсә булып ятканны аңларга өйрәндем, шундый тәҗрибәбез дә бар. Мин фаразлаган әйберләрнең 95% дөрес булып чыга.

– Теләгән кешенең аннан китү мөмкинлеге бармы?

– Үзем мин 2002 елда китәргә мәҗбүр булдым. Мин урамнарга чыгып, хакимиятләргә каршы кычкырып йөргән кеше түгел идем. Мин гади бер журналист, язучы идем. Халкым белән бергә булырга, үз телемдә сөйләшергә теләдем. Шуның өчен китәргә мәҗбүр булдым. Инде менә 10 ел мин халыкара җәмәгатьчелеккә уйгырларның бу хәсрәте турында аңлатырга тырышам. Көнчыгыш Төркестанда ватанпәрвәр, милләтпәрвәр, халкын сөйгән гадел кешеләрнең чит илләргә чыгуы бик авыр. Аның өчен 100-200ләп документ имзаларга, шуның кадәр рөхсәт алырга кирәк. Мин инде 10 елдан артык әниемне күрмәдем. Кардәшләремне монда китерергә, алар белән башка берәр җирдә очрашырга тырышсам да аларга Кытай хакимиятләре чыгарга рөхсәт бирми. 2009 елның 5 июленнән бирле бертуган энем минем белән телефонда сөйләшә алмый, рөхсәте юк. Чил илләрдә яшәүче уйгырлар ата-анасын күмәргә дә кайта алмый. XXI гасырда яшәү шартларымы бу?

Европаның Франция, Һолландия, Швеция, Норвегия, Австрия, Германия илләрендә бу атнада 2009 елгы вакыйгаларны искә алу чаралары үтә. 6 июль Франкфурттагы Уйгыр мәдәният мәркәзендә матәм чарасы үтәчәк. Шулай юк соңрак биредә белгечләр катнашында 26-29 июнь көннәрендә Лүкчүн каласында булган вакыйгаларны тикшерер өчен бер очрашуга әзерлек бара. Мүнһен шәһәрендә искә алу чараларын Бөтендөнья уйгыр корылтае уздыра.

Шулай ук 2009 елның 5 июлендә һәлак булган, яраланган уйгырларны искә алу АКШ, Канада һәм Австралиядә дә оештырыла. Бу хакта Азатлыкка Бөтендөнья уйгыр корылтае секретаре Нури Мусабай хәбәр итте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG