Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:42

Байконур галәм аланында “Протон-М” очып төште


"Глонасс-М" өч иярчене булган ракета ташучы “Протон-М”ның һәлакәте сәбәпле Байконур галәм аланыннан кайбер эшчеләр чыгарылган.

Ракета төшкән урында ягулык янудан барлыкка килгән агулы матдәләрдән торган болытлар пәйда булган. Белгечләр әлеге матдәләрнең галәм аланыннан тыш та тараларыга мөмкинлеген әйтә.

Бүген Байконурдан очып киткән “Протон-М” бишенче секундта әйләнеп төшкән. Корбаннар юк.

“Глонасс” программасын тормышка ашыру белән бәйле зур һәлакәт соңгы тапкыр 2010 елның 5 декабрендә булган иде. Ул вакытта Тын океанга өч иярчен очып төште. Бу 2,5 миллиард зыян китерде.

XS
SM
MD
LG