Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда саранчалар арткан


Татарстанда уңышларга зыян салучы саранча арткан. Республика авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итүенчә, барлыгы 20 районда саранчаның барлыгы ачыкланган. Һава торышы коры тору сәбәпле, аларның саны арта бара.

“Корылык проблемасына саранча да өстәлде. Әгәр берничә ел элек саранча проблемасы күрше Самар, Сарытау, Оренбур якларында күзәтелсә, хәзер инде ул безнең көньяк һәм көньяк-көнчыгыш, аерым алганда Бөгелә, Әлмәт, Ютазы районнарында барлыкка килде”, диде авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов.

Килеп туган хәл сәбәпле, барлык районнарда саранчаның таралуына каршы эшләүче, җирләрне тикшереп торучы штаб булдыру бурычы куелды.
XS
SM
MD
LG