Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:12

Русиянең "Россия-1" телеканалы Русия география җәмгыяте белән берлектә илдәге ун табигать һәм тарихи һәйкәлләрне сайлап алу бәйгесе башлаган иде. Анда Башкортстанның Шихан таулары өчен тавыш бирүләрдә мутлашулар булуы ачыкланган.

Әлеге бәйге 25 март башланган иде. Аның максаты - туризмны үстерү өчен илдәге иң матур география, архитектура һәм тарихи һәйкәлләрне ачыклау, Русиянең табигате һәм мәдәнияте бай булуын күрсәтү. Бәйгегә Русиянең һәр субъекты үзендә булган шундый урыннарны күрсәткән иде. Алар арасында Башкортстанның Стәрлетамак шәһәре янында урнашкан Шихан таулары да бар.

Шихан таутезмәләре Агыйдел елгасы янындагы дүрт тауны берләштерә: Куштау, Торатау, Йөрәктау һәм Шахтау. Торатау 1965 елда табигать һәйкәле дип игълан ителгән иде. Ул Юрматы ыруы башкортларының изге җире булып исәпләнә.

Бәйгенең беренче өлеше 30 июньгә кадәр барды. Анда Шихан өчен тавыш бирүләрдә мутлашулар булуы ачыкланган. Бәйгенең рәсми төркеме “ВКонтакте” челтәрендә Шихан өчен чит илләрдән артык тавышлар җибәрелүен хәбәр итте. Аңа караганда, махсус програмнар, прокси-серверлар һәм башка технология мутлашулары аша артык тавышлар җибәрелгән. “Әгәр биш минут вакыт эчендә дистәгә якын тавыш бирелсә, аның гаделлеге шик тудырмый, әгәр шул вакыт эчендә дистәләрчә мең тавыш килсә, бу инде фальсификация”, дип хәбәр итә чараны оештыручылар. Алар көн саен Шихан өчен бирелгән тавышларның берникадәр кисеп барган. Хәтта исемлектән Шихан вакытлыча алынгач та, тавыш бирүләр дәвам иткән.

Артык тавыш бирүләрнең Төркия аша эшләнүе ачыкланган. Аналитиклар бу “төрек эзен” конкурентлык белән аңлата. Эш шунда, Шихан таутезмәләре “Сода” компаниясе янында урнашкан. “Сода” “Башкорт содасы” исемле концернга керә. Әлеге концерн Бәйсез Дәүләтләр Берлегендәге иң зур сода чыгару тармагы булып тора. Әлеге Шихан тау тезмәсенә кергән Куштау, Торатау, Йөрәктау һәм Шахтаулар известь яткылыкларыннан гыйбарәт, ә известь сода җитештерү өчен төп чимал булып тора.

Стәрлетамак шәһәре узган гасырның кырыгынчы елларында Шахтаудан сода чыгарыла башлагач барлыкка килгән иде. Инде Шахтауда чимал бетеп бара. Ул 2017 елга кадәр генә җитәчәк дип исәпләнә. “Сода” чималны башка калган таулардан алу өчен геология эшләрен алып бара. “Сода”ның төп көндәшләре - Төркиянең “Sisekam” һәм “Eti Soda” компанияләре. Белгечләр фикеренчә, Төркиянең сода җитештерү компанияләре өчен Башкортстанның Шихан тауларын табигать һәйкәлләре дип игълан итеп, андагы җитештерүне туктату файдалы. Шуңа алар Шихан таулары өчен махсус күпләп тавыш бирү оештыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG