Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга корылыктан соң саранча килде


Татарстанга саранча яный
Татарстанга саранча яный

Корткыч бөҗәкләр республиканың 20дән артык районында теркәлгән. Рәсми мәгълүматларга караганда, саранчадан инде 50 мең һектардан артык кырлар зыян күргән.

Хәл аеруча Алабугада катлаулы. Саранча һөҗүме аркасында районда гадәттән тыш хәл игълан ителергә мөмкин. Алабугада бүген бер квадрат метрга урыны белән 200дән артык саранча туры килә. “Россельхозцентр” оешмасының Татарстан филиалы җитәкчесе Таһир Һадиев критик ноктаның бер квадрат метрга биш саранча туры килгәндә үк башлануын әйтә.

Саранчаның хәзер иң актив чоры. Тагын бер атнадан бөҗәкләрнең йомырка салып үрчү һәм канатка күтәрелү куркынычы бар. Бу очракта саранча ике тәүлек эчендә республиканы әйләнеп чыгарга сәләтле.

Саранча күренгән мәйданнарны бүген химик инсектицидлар белән эшкәртү бара. Агу һавадан дельтаплан белән сибелә. Химик препаратлар сиптерү аркасында Алабуга, Мамадыш һәм Чистай районнарында (М7 трассасы) җиләк җыю, аларны сату һәм алу тыелган. Инсектицидлар белән эшкәртелүче кырлар һәм болыннар янәшәсендәге чишмәләрдән дә су алмаска киңәш ителә.

Татарстанга саранча килде
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:00 0:00
Саранча һөҗүменең Татарстанга беренче тапкыр гына янавы түгел. Зарарлы бөҗәкләрнең беренче дулкыны 1921 елгы корылык белән килә. Икенче дулкын 1939-1941 елларга туры килә, ә өченчесе 2010 елда була. Ул вакытта саранча беренче булып Татарстанның Ютазы районында күренә. Фаразлар буенча, корткычлар күрше Башкортстаннан очып килгән.
XS
SM
MD
LG