Accessibility links

"Азатлык" яшьләре Мәскәү Сабантуенда Татарстан байракчыкларын тарата алмаган


Наил Нәбиуллин һәм Фәнил Гыйләҗев Мәскәүдә Тукай һәйкәле янында
Наил Нәбиуллин һәм Фәнил Гыйләҗев Мәскәүдә Тукай һәйкәле янында

Татарстан гербы һәм әләме төшкән байракчыкларны тарату өчен Мәскәүгә Сабантуйга барган "Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкилләрен полиция бүлегенә алып китеп биш сәгать тотканнар.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин әйтүенчә, Сабантуй 29 июньдә Мәскәү шәһәренең Коломенский паркында узган. Алар милли бәйрәмдә таратырга дип Татарстан байрагы һәм гербы төшкән байракчыклар алып килгән.

"Бераз йөргәннән соң мин һәм урынбасарым Фәнил Гыйләҗев шул байракчыкларны тарата башларга ниятләдек. Байракчыкларны сумкалардан чыгаруыбыз булды, Мәскәү шәһәре Көньяк бүлгесенең җәмәгатьчелек тәртибен саклау җитәкчесе урынбасары Сергей Периченко җитәкчелегендә бер унлап полиция хезмәткәрләре килеп җитте. Алар безне полиция бүлегенә китәргә кирәген аңлатты, без ризалашмагач, физик көч кулланып алып китәчәкләрен белдергәч, без буйсынырга мәҗбүр булдык. Безне Нагатинский Затон полиция бүлегенә алып килделәр. Шунда психологик басымны көчәйтер өчен, бер сәгатькә рәшәткә артына утыртып куйдылар. Соңрак әйберләребезгә тентү ясадылар. Бераз соңрак бармак эзләрен алып, фотога төшереп, аңлатма алдылар. Баксаң, безгә карата “Канунсыз сату” маддәсе нигезендә административ эш ачарга булганнар. Минем сумканы, андагы бөтен әйберне алып калдылар. Икебезгәдә 30 июньдә административ комиссия утырышына килергә куштылар", ди Нәбиуллин.

Ул баштан ук үзләрен ак күлмәк кигән, таныклыгын күрсәтмәгән, бер сәер кеше озатып йөрүен әйтә. Полиция бүлегенә килгәч тә ул кизү торучы белән аерым бүлмәдә бикләнеп озак кына нәрсәдер сөйләшкәннәр.

"Ул махсус безне көткән ФСБ хезмәткәре булгандыр", ди Нәбиуллин.

Полиция бүлегеннән чыгаруларыннан соң да "Азатлык" берлеге яшьләре янына бер кеше килгән. Ул үзенең көч структурасыннан булуын әйткән, әмма таныклыгын күрсәтмәгән.

"Аңа Татарстаннан безнең турында төрле сүзләр җиткергәннәр икән. Берсе безнең Мәскәүдә ниндидер террористлар белән очрашуыбыз шиге булуы турында әйтте. "Сез кем белән көрәшергә җыенасыз?" кебек сүзләр яңгырады. Безнең белән полиция бүлегендә “Ватан” партиясе җитәкчесе Мөхәммәт Миначев та булды. Ул безгә теләктәшлек белдереп, ярдәм күрсәтеп торды. Аңа рәхмәт”, ди Нәбиуллин.

Көч структуралары кушканча, алар инде 30 июнь көнне административ комиссия утырышына барган, ләкин анда беркем дә булмаган. Аларга сумкаларын биреп куып чыгарганнар.

"Безне тоткарлау сәяси заказ булуы шуннан күренә инде. Хәзер үзебезнең милли бәйрәмебездә Татарстан байракчыкларын да таратырга хокукыбыз юк мени инде?", ди "Азатлык" берлеге рәисе.
XS
SM
MD
LG