Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Универсиаданың медиа-үзәге ачылды


Бүгеннән Универсиаданың төп медиа-үзәге үз эшен башлады. Аның ачылышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Русия дә\ләт теле-радиокомпаниясе җитәкчесе Олег Добродеев һәм «Спорт тапшырулары» оешмасы башлыгы Василий Кикнадзе булды.

Медиа-үзәк «Казан-Арена» стадионының көнбатыш трибунасының ике катында урнашкан. Ул 6200 квадрат метрны били. Анда барлыгы 320 журналист утырып эшли алачак. 40 урын компьютерлар белән җиһазландырылган. Медиа-үзәк ике өлештән тора: матбугат-үзәге һәм тапшырулар үзәге.

Универсиада вакытында матбугат-үзәгендә берүк вакытта 800ләп, ә тапшырулар үзәгендә 400ләп журналист һәм техник хезмәткәр эшләр дип көтелә.

Барлыгы Универсиадага Русия һәм чит илдән 400ләп журналист теркәлү үткән.
XS
SM
MD
LG