Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 11:57

Татарстанның юстиция министрлыгы митинглар уздыру урыннарын билгеләячәк


Татарстан министрлар кабинеты республикада массакүләм акцияләр уздыру урыннарын билгеләүне юстиция министрлыгына йөкләде. Бу хакта “Ведомости” хәбәр итә.

Ай ярым дәверендә министрлык муниципалитетлар тәкъдиме белән “халыкка иҗтимагый-сәяси өлкәдә үз таләпләрен җиткерү” өчен гомум урыннарны билгеләячәк.

Булачак митинглар, аларны оештыручылар, вакыты һәм урыны турындагы мәгълүмат хәзер мөрәҗәгать тапшырылган көнне юстиция министрлыгы интернет сәхифәсендә урнаштырылырга тиеш. Чарага рөхсәт бирү яки бирмәү турында җавап икенче көннән дә соңга калмыйча бирелергә мәҗбүр.

XS
SM
MD
LG