Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:36

Үз вакытында баласына татар телен укытмас өчен Русия конституция мәхкәмәсенә барып җиткән Сергей Хапугин чәршәмбе көнне Казанның Арча зиратында җирләнде. Хапугин 1 июль көнне ун катлы йортта урнашкан фатиры тәрәзәсеннән егылып төшеп үлде.

Сергей Хапугин үлеменә Татарстандагы күпләгән мәгълүмат чаралары игътибар итте. Барсы да диярлек бу фаҗига турында белдергәннән соң, мәрхүмне рус теле каһарманы итеп күрсәтергә тырышты, аның эшен дәвам итүчеләрнең булуы – инде хәзер Түбән Камадан Виктория Мажарованың балаларын татар теленә укытырга теләмәгәнлеге, әмма шәһәр мәгариф идарәсенең бу мәсьәләнең ата-ана теләге белән генә хәл ителмәвен белдерүе, турында яздылар.

Татарстан дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев фикеренчә, бу үлемне “Вечерняя Казань” һәм башка рус милләтен генә яклаган мәгълүмат чаралары үз файдаларына кулланды.

"Вечерняя Казань" газетында Хапугинның үлеме турында борчылу юк, ә аның баласын татарча укытырга теләмәгәнлеген генә куертканнар. Әйтерсең, аның үлеменә шушы татар теле сәбәп булган кебек килеп чыккан. Бу әлеге газетның тагын бер этлеге булды инде. Мәкаләне укыгач аның үлеменә татар теле сәбәп булган шикелле аңлашыла. Әгәр аны хөрмәт итәләр икән, дуслары һәм фикердәшләре вафат булганнан соң алар аның өчен кайгырырга тиеш иде. Алар Хапугинның үлеменә түгел, әле дә татар теле белән рус теленең бертигез күләмдә укытылуына кайгыралар", ди Вәлиев.

Үзенең “Прис” юридик ширкәтенең бернинди сәяси мәсьәләләр белән дә шөгыльләнмәвен белдергән Хапугин 2000 еллар башында татар теленә каршы булуы белән дан алды. Улын татар теле дәресләренә йөртмәс өчен Казанның Вахитов районы мәхкәмәсеннән алып Русия конституция мәхкәмәсенә кадәр барып җиткән иде ул. Хапугин конституция мәхкәмәсендә оттырды. Мәхкәмә “Татарстанның мәгариф турындагы” канунында "татар һәм урыс телләре бертигез дәрәҗәдә укытылырга тиеш” дигән маддәләр Русия конституциясенә каршы килми, дигән карар чыгарды.

Разил Вәлиев

Разил Вәлиев

Разил Вәлиев әйтүенчә, Хапугинның татар теленә каршылыгы татар теленә зур файда белән төгәлләнде.

"Зыян эшлим дип тотынган эше татар халкына һәм татар теленә, файдага булып чыкты. Русия думасында, дәүләт структураларында һәм шулай ук үзебезнең Дәүләт шурасында да күп очракларда татар һәм рус телләрен бер тигез күләмдә укыту мәсьәләсе килеп туса, татар телен азрак укытыгыз, аны укыту ирекле булсын, ә рус телен күбрәк укытыгыз дигәндә, без менә шушы Русия конституция мәхкәмәсе карарына таянып эш итәбез һәм аңа беркем дә каршы килә алмый", ди Вәлиев.

Хапугин 1 июль көнне Казанның Яңа-Савин районындагы ун катлы йортта урнашкан фатиры тәрәзәсеннән төшеп үлгән. Бу хәлне күрүчеләр кичке 8 сәгать 38 минутта шалтыратып "112" коткару хезмәтенә хәбәр иткән.

Хапугин җитәкчелек иткән “Прис” үзәгендә эшләүчеләр дә бу вакыйгага карата аңлатмалар бирми. “Русия топ-менеджеры” дигән мактаулы исем йөрткән Хапугин ширкәтенең эшчәнлеген аңа мөрәҗәгать итүчеләр уңай бәяләми.

gmstar.ru сәхифәсенә “кешеләргә шулкадәр начар мөнәсәбәт, барсы да алдауга гына корылган, аларга мөрәҗәгать итмәгез, акчагызны һәм вакытыгызны гына әрәм итәсез”, “булдыксызлар алар, безнең бөтен эшебезне юкка чыгардылар, бу надан юристларга мөрәҗәгать итүдән мәгънә юк”, дип язып калдырганнар.

Үзен икътисад һәм эшмәкәрлектә юридик затларга гына хезмәт күрсәтүче итеп тәкъдим иткән “Пирс” бер көнлек фирмалар теркәү белән дә шөгыльләнгән дә булган.

Русия тикшерү комитеты Татарстан бүлегендә матбугат хезмәте бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Эльмира Газизова Азатлыкка Сергей Хапугинның үлеме уңаеннан тикшерүгә кадәр булган белешү барганлыгын белдерде. “Әлегә үлемгә китергән сәбәпләрнең нинди булырга мөмкинлеге, бу фаҗига алдыннан Хапугин өендә үзе генә булганмы, әллә юкмы – әлегеләр турында берни әйтә алмыйбыз”, диде Газизова.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG