Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда президент Мурси вазифасыннан читләштерелде


Мисырның саклану министры "халыкка мөрәҗәгатен" җиткерде
Мисырның саклану министры "халыкка мөрәҗәгатен" җиткерде
Мисырда ил белән идарә итү “күчеш чорында” югары конституция мәхкәмәсе башлыгына тапшырылган. Ил конституциясе үзгәртеләчәк һәм әлегә аның гамәлдән чыгарылганы әйтелә. Бу хакта “халыкка мөрәҗәгате”ндә илнең саклану министры Габдел Фәттах ал-Сисси белдерелде. Хәрбиләр вакытыннан алда президент сайлауларын уздырырга чакырды.

Президент Мөхәммәт Мурсиның вазифасыннан читләштерелгәне һәм өй сагы астында булырга мөмкинлеге әйтелә.

Мурси элегрәк хәрбиләрнең таләбен кире каккан иде. Хәрбиләр бу таләпне үтәү өчен 48 сәгать бирде. Берничә сәгать элек әлеге бирелгән вакыт чыкты.

Каһирәнең Тәһрир мәйданында җыелган йөзләрчә мең халык саклану министрының мөрәҗәгатен хуплап каршы алды.
XS
SM
MD
LG