Accessibility links

"Универсиададан безгә бер файда юк"


"Универсиададан безгә бер файда юк"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:42 0:00

"Универсиададан безгә бер файда юк"

Бар ресурсларны Универсиадага юнәлткән хөкүмәт кайбер социаль мәсьәләләрне игътибарсыз калдырган. Казан үзәгендә 150ләп кеше яшәгән йорт җимерек хәлдә, анда яшәү шартлары юк диярлек. Йортта яшәүчеләр соңгы өмет буларак үз гозерен йортка эленгән плакатлар аша белдерә.

Казан үзәгендәге Коротченко урамы 26 адресы буенча урнашкан бина 1837 елда төзелгән сәүдәгәр Соболев йорты булган. Хәзер анда 65 гаилә гомер итә, бу якынча 150 кеше дигән сүз. Йорт 2008 елдан бирле авария хәлендә. Канун буенча андый йортларда яшәүчеләргә шундый ук мәйданда яңа торак бирелергә тиеш.

Йортта бәдрәф һәм кухнялар уртак кулланылышта. Бар җирдә тараканнарны очратырга була. Кайбер җирләрдә түшәм өлешләре төшәргә тора. Беренче катта кеше яшәми – анда чүплек. Кайвакыт сукбайлар кереп учак яга, ә кайберләре әҗәлен шушында таба – йортта яшәүчеләр моны мәетләрдән аңкып чыккан сасы истән аңлый.

Пенсионер Сания Җаимова бу йортта 22 ел яши. Бер тапкыр да ремонт ясаганнары булмады, ди ул.

"Җәй көне әле түзәргә була, ләкин кыш көннәрендә монда коточкыч авыр. Бүлмәдә 10 градус салкын. Киенеп-бөркәнеп, киез итекләр киеп йөрибез. Түзәрлек хәлебез калмагач, игътибарны җәлеп итәр өчен йортка ярдәм сорап плакатлар элдек. Бу бит шәһәр үзәге – һәркем күрә. Шуннан соң әле алга китеш сизелде. Бөтен акча Универсиада уздыру өчен тотылган, шуңа күрә безне яңа торакка күчермиләр”, диде Җаимова Азатлыкка.
XS
SM
MD
LG