Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисыр конституция мәхкәмәсе рәисе Мансур вакытлыча президент булды


Чәршәмбе кич "күчеш чорында" хакимияте Югары конституция мәхкәмәсе рәисе Адли Мансурга тапшырылганнан соң бүген ул вакытлыча президент антын китерде.

Илдә Конституциянең үтәлеше туктатылып тора, аңа төзәтмәләр кертү өчен махсус комитет һәм дә вакытлы хөкүмәт төзелә, вакытыннан алда президент һәм парламент сайлаулары үтәчәк.

Бу үзгәрешләрне Каһирәнең Тәһрир мәйданында җыелган йөзләрчә мең кеше хуплап каршы алды.

Мисырда беренче демократик сайлау нәтиҗәсендә хакимияткә килгән исламчы президент Мөхәммәт Мурси хакимияттә ни бары бер ел гына утыра алды.

Шушы бер ел эчендә Мурси хакимиятенә ризасызлык артканнан арта барды. Протест белдерүчеләр аның хөкүмәтен булдыксызлыкта, инкыйлаб өметләрен акламауда гаепләде.
XS
SM
MD
LG