Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:46

“Рамазан чатырында” Русиянең иң яхшы Коръән-хафизын сайлаячаклар


Русия мөфтиләр шурасы Рамазанның соңгы ун көнендә Мәскәүдә “Рамазан чатырын” оештыра. 4 августта әлеге чара кысаларында Русиянең иң яхшы Коръән-хафизын сайлаячаклар. Анда җиңүче 15 сентябрьдә “Русия” концертлар залында Мәскәү халыкара Коръән укучылар бәйгесендә катнашачак.

Бәйгедә катнашу өчен Русия ватандашы булу һәм теге яки бу төбәкнең Диния Нәзарәтенең юлламасы кирәк. Чараны Русия мөфтиләр шурасы, Мәскәү хөкүмәте, Русия ташкы эшләр министрлыгы, Русия мәдәният министрлыгы ярдәмендә уза.

Халыкара бәйгедә утыздан артык илдән килгән Коръән-хафизлар катнашачак.

XS
SM
MD
LG