Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 13:03

Дин турында сөйләшү һәм сугыш хакында фикер белдерү Русиядә канун бозу саналырга мөмкин.

Узган атнада Русия президенты Владимир Путин дини хисләрне рәнҗеткән өчен җәзаны кырыслату турында канунын имзалады. Социаль челтәрләрдә берәр кешене яки динне тәнкыйтьләгән язу калдыру “яла ягу” дип бәяләнә. Тиздән Икенче дөнья сугышында нациларга каршы сугышканнарга "кыек караш ташлау" өчен дә штраф яки төрмә җәзасы турындагы канун чыгарга мөмкин.

Соңгы арада кабул ителгән бу кануннар Русия зыялыларын борчуга салды. Европа Шурасы үзенең соңгы хисабында "илдә курку җиле исә" дип язып чыкты.

"Быел кабул ителгән бу кануннар нигезендә теләсә кемне теләсә нәрсә өчен гаепләп төрмәгә утыртып була. Хакимиятләргә яла ягу, дошманлык тудыру – болар барысы да киң күләмле проектның бер өлеше. Болар барысы да эчтәлеге белән Сталин-Хрущев заманындагы кануннарга охшаган. Сүзләре генә үзгәртелгән", диде Азатлыкка элекке совет диссиденты, хокук яклаучы Виктор Красин.

Хокук яклаучы телгә алган "киң күләмле проектка" узган атнада "Бердәм Русия" депутаты Ирина Яровая тәкъдим канун да керә. Фашистларга каршы сугышкан коалиция гамәлләрен тәнкыйтьләүчеләр, аларның җинаять кылуларын "фаш итүчеләр" яки "тәнкыйтькә нигез салучы мәгълүматны таратучылар" 500 мең сумга кадәр штрафка яки биш елга кадәр төрмә җәзасына тартылырга мөмкин. Дәүләт думасы канунны ялдан кайткач көз көне тикшерәчәк.

26 июнь көнне Европада Иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы бу канун өлгесенә ризасызлык белдерде. "Халыкның тарихи бәхәсләр турында мәгълүматка ия булырга һәм аларда катнашырга хокукы булырга тиеш", диелгән бу белдерүдә.

Совет чорында барысы да КГБдан куркып яшәсә, бүгенге көндә бу рольне Александр Бастрыкин җитәкчелегендәге Тикшерү комитеты уйный.

Нәрсә үзгәрде

Хакимиятләр үзләренә сәяси куркыныч тудыручыларны сәясәткә бәйле булмаган төрле җинаятьләрдә "тотып" гаепли.

Апрельдә танылган икътисадчы Сергей Гурьев Русиядән Парижга качты. Аның офисы тикшерелде, компьютерлары кулга алынды. Гурьевның иң зур "хатасы" Михаил Ходоковскийга белдерелгән икенче гаепләүне тикшерүне сорап президент каршындагы кеше хокуклары шурасына хат язуы булган.

Пермь шәһәрен Испаниянең Бильбао каласы кебек халыкара мәдәни үзәккә әйләндерергә хыялланган сәнгать белгече Марат Гельман июнь аенда Заманча сәнгать музее директоры урыныннан алынды. Мәскәү түрәләре аның Сочи 2014 Олимпия уеннарына багышланган күргәзмәсен яратмаган. Өстәвенә, Пермьдә Гельман оештырган "Ак төннәр" фестиваленең финанс документлары тикшерелгән. Аңа гаепләү белдерелер, дигән шик бар.

Гельман үзе дә Путин президент булып өченче тапкыр кайткач Русиядә климат үзгәрде, дип саный.

"Бүгенге көндә хәтта дус-дошманга да бүленеш бетте. Бүген Путинга табынучылар да тыныч йоклый алмый", ди сәнгать белгече.

Шөрепләр борыла

Русия мәдәният министры Владимир Мединский Русиядә төшерелгән тарихи киноларның сценарийләрен тикшерү өчен фәнни-методик шура төзелә дип белдерде. Министрлык һәм Русиянең тарихчылар җәмгыяте белгечләреннән торган бу шура теге яки бу фильмга дәүләт акчасын бирү-бирмәүне хәл итәчәк. Мәскәү кино сәнгатендә дә үз көн тәртибен алга сөрә, ди режиссер Рамил Төхвәтуллин.

"Эйзенштейнның "Явыз Иван" фильмында "Казанны алу" дигән урын бар. Безгә анда Казан диварларының теге ягын, безгә һөҗүм иткән ягын күрсәттеләр. Без хәзер бу диварның үзебезнең хакыбызны яклаган якны күрсәтсәк, милләттәшләребезнең һәлак булуларын күрсәтсәк - ул инде "милләтче" дип бәяләнәчәк", диде режиссер.

Зыялылар һәм сәнгать кешеләренә Pussy Riot кызлары яки Алексей Навальный хәленә төшмәс өчен ирекле иҗат эзләп Русиядән китәргә генә кала. Ләкин алар үз илләрендә яшәргә тели.

"Киләчәк күрсәтер. Миннән еш кына, син кем – Гурьевмы, Навальныймы, дип сорыйлар", диде Пермьнән Марат Гельман.

XS
SM
MD
LG