Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тарих институтында кыскартулар сигез процент булачак"


Татарстан фәннәр академиясе
Татарстан фәннәр академиясе

Татарстан фәннәр академиясе президиумының 4 июльдәге утырышы кыскартуларга багышланды. Тарих институтында кыскартулар сигез процент булачак. Ибраһимов исемендәге институтта өлкән галимнәр ярты ставкага күчереләчәк. Энциклопедия институтында кыскартулар ике урында да эшләүчеләр хисабына булачак.

Татарстан фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров әлеге утырышта сүзен соңгы вакытта күтәрелгән шау-шудан, кыскартулар татар фәненә китереп сугачак дигән гаепләүләргә җаваптан башлады.

“Өч ай элек институтларның директорлары алдында кыскартуларның ни рәвешле булачагы турында ничек сөйләшкән булсак, без бүген шул ук фикерне инде нәтиҗәләр төсендә карыйбыз. Һуманитар институтларны 65% кыскарту була алмый дигән сүз җитәкчелек тарафыннан әйтелгән иде. Бүген сез моның дөреслегенә тагын бер кат ышанырсыз”, диде ул.

Әхмәт Мазһаров
Әхмәт Мазһаров
Ул президиум әгъзаларын фәннәр академиясе каршында эшләүче институтларның җитәкчелеге әзерләгән хезмәткәрләр җәдвәле (штат расписаниеләре) белән таныштырды, бу саннарның республика җитәкчелеге белән килештерелгәнлеген дә әйтте. Мазһаров сүзләренчә, әлеге саннарга күпмедер үзгәрешләр керергә мөмкин, чөнки институт һәм академия өчен инде уртак булган хезмәткәрләр җәдвәле министрлыклар белән дә килешенергә тиеш.

Бу утырыш вакытында кыскартуларның өч шарт нигезендә уздырылачагы әйтелде. Беренчедән, кайбер ярдәмче бүлекләр үзәкләштереләчәк. Бу беренче чиратта хуҗалык эшләрен алып бара торган бүлекләргә кагыла. Икенчедән, эшләнә торган темалар төгәлләнгән булса, алар өчен җаваплы хезмәткәрләр дә кыскарырга, теге йә бу темага караган ике бүлек берләшергә мөмкин. Өченчедән, академия җитәкчелеге сүзләренчә, институтларны яшәртү вакыты да килеп җиткән, өлкән яшьтәге галимнәрне ярты ставкага калдыру карала.

Соңгы атналарда зур шау-шу Тарих институты тирәсендә барды. Кыскартулар татар тарихчыларына каршы геноцид дигән шигарләр астында урам чарасы да узды.

"Бүген бу институтта 134 хезмәткәр урыны бар. Институт җитәкчелеге 10 урынны кыскартырга тәкъдим итә, шуларның дүртесе – хуҗалык эшләре белән шөгыльләнүчеләр. Моннан тыш, лаборантларны һәм төп эш урыннары башка җирдә булганнарны да кыскарталар. Шул ук вакытта институт җитәкчелеге тәкъдим иткән хезмәткәрләр җәдвәлендә ике яңа үзәк оештыру да каралган. “Тарихи-мәдәни мирас үзәге” өчен 11 урын сорала, шуның алтысы әлегә вакансия. “Татар-болгар тарихы үзәге” өчен биш урын сорала – барысы да вакансия. Димәк, институтта әле кеше табылмаган, галимнәр белән тутырылмаган буш урыннар да шактый. Бу институтта күп дигәндә сигез процент кыскарту булачак", дип белдерде Азатлыкка академиянең баш гыйльми сәркатибе Дания Заһидуллина.

Азатлыкка әңгәмәдә Мазһаров академия каршында Археология институты оешты дип белдергән иде. Бу яңа институтка Тарих институтыннан 32, ә Галимнәр йортының 12 эш урынын күчерү күздә тотыла. Моннан тыш, Заһидуллина сүзләренчә, яңа оеша торган институтка өстәмә җиде эш урыны бирү планлаштырыла.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында бүген 120 хезмәткәр урыны бар. Әлеге институтның гыйльми шурасы 22 урынны кыскартырга тәкъдим иткән.

Дания Заһидуллина
Дания Заһидуллина
"Әйтик, өч тел бүлеге урынына ике тел бүлеге булачак. Бүген институт татар телен гамәлгә кую, мисал өчен, шәһәрдә элмә такталарны татарча итү, татар телен халык арасында кулланышка кертү мәсьәләләре белән күбрәк шөгыльләнәчәк, шунлыктан, алга таба гамәли юнәлешләргә игътибар зуррак булачак", ди Заһидуллина.

Фәннәр академиясендә үткән утырышта әлеге институтта кыскартулар гына түгел, ә “Мирасханә”сен белгечләр белән ныгыту турында да сүз булган. Җиде фәнни хезмәткәр институтның үз бүлекләреннән “Мирасханә”гә күчәчәк. Бу институтта кыскартулар пенсия яшендәге галимнәрне ярты ставкага күчерү һәм хуҗалык эшләре белән шөгыльләнүчеләр хисабына булачак.

Татар энциклопедиясе институтында кыскартуларның зур өлеше башка җирдә дә эшләүчеләр хисабына булачак. "109 штат берәмлеге бар. Шулардан 37 кеше кыскара. Чөнки бу институтта төп эш урыннары башка җирдә булганнар саны аеруча зур. Кыскартулар нигездә ике урында эшләүчеләр хисабына булачак. Үз институтларында ук ике вазыйфа башкаручы хезмәткәрләр дә бар. Моннан тыш, институт үзенең төп эшен – рус телендә алты томлык “Татар энциклопедиясе”нең алтынчы томын әзерләп бетереп килә. Шуңа бәйле институтның эчке төзелеше, бүлекләре дә тамырдан үзгәрәчәк. Чөнки, татар телендә томнарны әзерләү белән бергә, институтта башка басмалар әзерләү эшен дә башларбыз дип ниятлибез", ди Заһидуллина.

Академия үз каршындагы институтлардагы үзгәрешләрне сентябрь башына төгәлләргә җыена. Заһидуллина сүзләренчә, октябрь башында бөтен институтларда да аттестация башланачак.

Быел 21 майда Татарстан хөкүмәте карары белән академия каршындагы институтларны Русия кануннарына туры китереп кушу эше башланып китте. Киләчәктә институтлар аерым юридик берәмлек түгел, ә академия каршындагы бүлекләр булачак, фәнни хезмәтләренә килгәндә, аны ничек булган шулай дәвам итәчәкләр, дип аңлаткан иде Мазһаров Азатлык радиосына.

Академиядәге үзгәрешләр Чехиядән оптимальләштерү белгече Томаш Навратил җитәкчелегендәге белгечләр эшләү белән бер вакытка туры килде. Кайбер галимнәр бу кыскартулар татар фәненә нык кына китереп бәрәчәк дип тә белдерде.
XS
SM
MD
LG