Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия депутатлары илнең Европа Берлегеннән чыгуы турында референдум уздыру тәкъдимен тикшерәчәк


Бүген Британия депутатлары Британиянең Европа Берлегеннән чыгуы турында референдум уздыру тәкъдимен тикшерергә тиеш. Канун өлгесе инде икесен укылышта каралачак.

Референдум уздыруны Британиянең хәзерге премьеры Дэвид Кэмерон консерваторлар партиясе сәясәтчеләре яклый.
Канун өлгесендә билгеләнгәнчә, консерваторлар фиркасе 2015 елдагы сайлауда җиңгән очракта, референдум 2017 елда узачак.

Кэмерон британнарның күп кенә мәсьәләләрдә Европа Берлегеннән канәгать булмавын әйтеп мөнәсәбәтләрне үзгәртергә чакырды.
XS
SM
MD
LG