Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хапугин үз-үзенә кул салган


1 июль көнне үлгән юрист Сергей Хапугин үз-үзенә кул салган. Бу хакта тикшерү комитетында белдерделәр. Билгеле булганча юрист үз фатирының тәрәзәсеннән егылып төшеп үлгән иде. Кайберәүләр аны этеп төшергәннәр дип фаразлады.

Ул көнне «Прис» юридик ширкәте башлыгы Хапугин өйдә ике яшьлек улы белән була, ә унынчы катта урнашкан фатирының ишеге эчтән бикле булуы әйтелә.

Үз вакытында Хапугин баласына татар телен укытмас өчен Русия конституция мәхкәмәсенә барып җитеп танылу алды.
XS
SM
MD
LG