Accessibility links

Уйгырлар 2009 елгы канлы бәрелешләрне искә ала


5-6 июльдә АКШ, Канада һәм Австралиядә, Европаның Франция, Һолландия, Швеция, Норвегия, Австрия, Германия илләрендә анда яшәүче уйгырлар 2009 елгы вакыйгаларны искә алу чараларын уздыра.

2009 елда булган канлы вакыйгаларның сәбәбе булып ике үтерү очрагы торды. Һонг Конгка якын Гуангдонг вилаятендәге бер уенчык җитештерүче ширкәттә уйгыр һәм кытай эшчеләре арасында башланган низагта кытайлар берничә уйгырны үтерде. Бу исә низагның таралуына китерде.

2009 елның 5 июлендә Өремче каласында меңләгән уйгыр яшьләре Көнчыгыш Төркестанда үз хокукларының кайтарылуын таләп итеп тыныч урам җыенына чыкты. Ул елны бу төбәкнең Кытай хакимияте астында булуына 60 ел иде. Урам җыены көч кулланып бастырылды. Рәсмиләр 45 кеше һәлак булды дисә, чит илләрдәге уйгыр оешмалары ул көннәрдә һәм соңрак төрмәләрдә меңләгән кеше үлде, дип белдерде. Бүгенгә кадәр 2009 ел вакыйгаларын тикшерүче булмады.
XS
SM
MD
LG