Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртия вәкилләре Универсиадага китте


Удмуртия волонтерлары
Удмуртия волонтерлары

Удмуртиядән Универсиадада ике йөз волонтер, тугыз спортчы һәм хакимнәр катнашачак.

Удмуртиядән Универсиадага 200 волонтер сайлап алынды. Шуларның бер төркеме – Ижау медицина академиясе студентлары.

Иң беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен тиешле приборларны, даруларны барлыйлар. Дөрес, кызларга аларны Универсиадада аерым бирәчәкләр. Үзләре белән дә алуны кирәкле дип тапканнар. Табиб һәр очракка әзер булырга тиеш. Ижау медицина академиясе студенткасы Ирина Жигалова "берникадәр тәҗрибәләре бар, курсларда практик ярдәм күрсәтү алымнарын үткәннәр. Шуңа да ярдәм күрсәтә алырмын”, дип ышана.

Гүзәл Нигъмәтуллина
Гүзәл Нигъмәтуллина
Гүзәл Нигъмәтуллина - медакадемия волонтёрларының җитәкчесе. Медакадемиядән 46 кешене сайлап алганнар - 1-5 курстагыларны. Алар укуда да алдынгылар сафында һәм академия, шәһәр, хәтта республиканың иҗтимагый тормышында да иң активлар. Казанга бару өчен алар төрле аклап әзерләнгәннәр. Инглиз телен өйрәнү дәресләренә йөргәннәр, спортзалларда физик чыдамлыкларын арттырганнар. Әлбәттә, әзерлек курсларында төп игътибарны беренче ярдәм күрсәтү күнегүләренә басым ясаганнар. Александра Веденина сүзләренчә: “Дөньякүләм спорт бәйгесендә катнаша алуларына шат”.

Казанга беренче булып академия студентлары китте. Универсиадада алар баскетбол, футбол, шахмат ярышлары мәйданнарында булачаклар. Спортчыларга гына түгел, тамашачыларга да кирәк булганда медицина ярдәме күрсәтүче табибларга булышачак алар. Эштән курыкмыйлар – дөньякүләм спорт бәйгеләрен тамаша кыла һәм планетаның төрле почмакларыннан килгән үзләре кебек актив яшьләр белән таныша алачаклар.

Гүзәл Нигъмәтуллина “Бәйрәмгә барган кебек барабыз. Ике ел диярлек көттек”, диде. Универсиадада катнашу яшь табибларга Сочида узачак Олимпиадага да юл ача. Гүзәл инде анда катнашырга язылган. Шундый бәхет елмайса, Казанда алган тәҗрибә бик тә ярап куячак.

Универсиадада Удмуртиядән тугыз спортчы да катнаша. Шулай ук ярышларны Удмуртия хакимнәре дә күзәтеп, бәя бирәчәк.
XS
SM
MD
LG