Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Гаилә үзәге" ачылды


Казанда "Гаилә үзәге" ачылды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:14 0:00

Казанда "Гаилә үзәге" ачылды

5 июльдә Казанда "Гаилә үзәге" дип аталган никахларны теркәү үзәге ачылды.

Казансу яры буенда учакка куелган казан рәвешендә төзелгән бинаның биеклеге 30 метрдан артып китә. Бинаның казан өлеше бронзадан эшләнгән, кырыйлары аждаһа сыннары белән бизәлгән.

"Гаилә үзәге"нең Кече залында шәркый традицияләр күренә, ә Алтын һәм Көмеш заллар классик стильдә эшләнгән. Шулай ук кәләш һәм кияү бүлмәләре дә каралган. Өч залда бер көнгә йөз парның никахын теркәп була. Бина тирәли сигез гектар мәйданда бакча ясалган, шулай ук 200 машина сыешлы парк та бар.

6 июльдә башланачак 27нче җәйге Универсиада уңаеннан җомга көнне монда 27 яшь парның никахлары теркәлде һәм үзәк рәсми рәвештә эшли башлады.
XS
SM
MD
LG