Accessibility links

Кайнар хәбәр

Согуд Гарәбстаны Русиядән хаҗга баручылар санын 20%ка киметте


Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин сүзләренчә, Согуд Гарәбстаны Русиядән хаҗга баручылар санын 20%ка киметкән. Шул сәбәпле быел Татарстаннан хаҗга 1200 кеше барачак. Башта Татарстанга 1500 урынга квота бирелгән булган.

Узган ел Русиядән 20500 кеше хаҗ сәфәре кылды, быел 16400 кеше юлга кузгалыр дип көтелә.

Русия белән бергә Кыргызстанга да квоталар киметелгән. Казакъстан сораган урыннарга тимәгәннәр. Азәрбәйҗанга узган ел белән чагыштырганда 2.5 тапкыр күбрәк урын бирелгән.
XS
SM
MD
LG