Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Универсиаданы ачу тантанасы була


Бүген кич Казан вакыты белән 21 сәгать 30 минутта Универсиаданы ачу тантанасы башлана. Ул дүрт сәгать дәвам итәчәк.

Тантанада Универсиада уты кабыначак. Ут 100 мең чакрымнан артык ара үтте. Русиядә эстафета Владивосток шәһәреннән башланган иде, ул илнең эре калаларында, Татарстан районнарында да булды.

Универсиадага дөньяның 162 иленнән 9 мең 300 спортчы килде. Алар 27 төр ярышларда көч сынаша.

Алжир футболчылары Универсиадага килә алмаган. FISU президенты Клод-Луи Гальен сүзләренчә, әлеге илнең спорт министрлыгы һәм студентлар спорты федерациясе арасында мөнәсәбәтләр яхшы булмаганга бу хәл килеп чыккан. Алжирлар Африкадан Универсиадада катнашачак бердән-бер футбол такымы булган.

Шимбә җиде спорт төрендә ярышлар башланып китте. Алар арасында синхрон йөзү, трамплиннан сикерү, волейбол да бар.
XS
SM
MD
LG