Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтие Универсиада ачылыр алдыннан мөрәҗәгать юллады


Камил хәзрәт Самигуллин
Камил хәзрәт Самигуллин
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Самигуллин Универсиада башланыр алдыннан республикада яшәүчеләргә һәм Универсиада кунакларына мөрәҗәгать юллады.

"Ярышларда катнашучылар өчен республикада бөтен шартлар да тудырылган, шул исәптән аларның дини үзенчәлекләре исәпкә алынган. Ислам динендәге спортчылар өчен Универсиада авылында гыйбадәт бүлмәсе бар, ризык белән тәэмин ителгән, инглиз телен белгән имам да куелган, шәһәрнең мөселман оешмаларына мәдәни чаралар да оештырылачак", диелә мөрәҗәгатьтә.
XS
SM
MD
LG