Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сан-Францискода очкыч казасында ике кеше һәлак булган


Көньяк Кореяның Asiana Airlines һава ширкәте очкычы Сан-Франциско һава аланына төшкәндә казага тару нәтиҗәсендә кимендә ике кеше һәлак булган, 181 кеше яраланган, шуның эченнән 49ның хәле авыр дип хәбәр ителә.

Сеулдан Сан-Францискога баручы Boeing-777 очкычы шимбә көнне җирле вакыт белән көндезге уникенче яртыда Сан-Франциско һава аланына төшкәндә җиргә каты бәрелеп койрыгын югалткан һәм яна башлаган.

Очкычта барлыгы 292 юлчы һәм 16 кешелек экипаж булган.

Казага китергән сәбәпләр әлегә билгесез, тикшерү эшләре бара. Очкыч казалары өлкәсендә американ белгечләренең беренчел фаразларына күрә, койрыкның алдан җиргә тиюе казага китергән булырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG