Accessibility links

Кайнар хәбәр

Канадада поезд казасында хәбәрсез югалганнар 80 кешегә җитте


Канаданың Квебек төбәгендәге Лак-Мегантик шәһәре үзәгендә шимбә поезд казасында хәбәрсез югалганнар 80 кешегә җитте. Бу хакта Рейтер агентлыгы җирле полициягә таянып хәбәр итә.

Нефть тутырылган 73 мичкәле поездның туктату җайланмасы сафтан чыгу нәтиҗәсендә Лак-Мегантик шәһәре үзәгендә барган юлыннан чыкты. Һәлакәттән соң ут кабып көчле шартлау булды. Әлегә бер кешенең һәлак булуы рәсми расланган. Белгечләр фикеренчә, бу сан артырга мөмкин.

Шартлау нәтиҗәсендә шәһәрнең үзәк өлеше тулысынча җимерелгән, 1.5 мең кеше башка урынга күчерелгән. Лак-Мегантикта алты меңләп кеше яши.

XS
SM
MD
LG