Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисыр хакимияте: әл-Барадей премьер итеп куелмады


әл-Барадей
әл-Барадей
Мисырның яңа президенты хакимияте либераль оппозиция лидеры, МАГАТЭның элекке башлыгы Мөхәммәд әл-Барадей примьер-министр итеп куелды дигән хәбәрне кире какты.

Күчеш чоры президенты Адли Мансур шимбә көнне әл-Барадей белән очрашкан, әмма аны хөкүмәт башлыгы итеп билгеләмәгән. Бу хакта президент вәкиле Әхмәд Мосалламани белдерде. Әмма аның сүзләренчә, Нобель бүләге иясе әл-Барадейны премьер итеп кую мантыйкка туры килә.

Мисырда үзенең саны белән икенче булган исламчы "Ән-Нур" фиркасе әл-Барадейны премьер итүгә каршы. Алар әгәр ул куелса хәзер хакимияттәге хәрбиләргә теләктәшлек күрсәтмәячәкбез дип белдерәләр.

Чәршәмбе Мисыр армиясе илдә хакимиятне алыштыру турында белдерде. Исламчы президент Мөхәммәд Мурси вазыйфаларыннан читләштерелде. Конститутция мәхкәмәсе рәисе Мансур президент итеп куелды, хәзерге конституция көчтән чыгарылды.

Мисырдагы тәртипсезлекләрдә, элекке президент яклылар һәм аңа каршылар бәрелешләрендә дистәләрчә кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG