Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга бар дөньядан татар яшьләре җыела


Татар яшьләре Универсиадага җыела
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:00 0:00

Татар яшьләре Универсиадага җыела

Җәйге уеннарга Бөтендөнья татар конгрессы чакыруы белән утыздан артык илдән татар яшьләре килде. Алар Универсиаданы тамаша кылудан тыш төрле мәдәни програмда да катнаша.

Бөтендөнья татар конгрессы чакыруы белән Универсиадага Англия, Латвия, Литва, Чехия, Нидерланд, Бельгия, Германия, Польша, Словакия, Молдова, Румыния, АКШ, Финляндия, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Азәрбайҗан, Казакъстан, Төркия һәм башка илләрдән татар яшьләре җыелды. Барлыгы 180 кунак килгән.

Универсиада көннәрендә яшьләр спорт ярышларын караячак, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белән очрашачак, Болгарга барачак, Дю Солей циркын тамаша кылачак.

Австралиядән килгән Әдилә һәм Ясминә Ташкәнт Казанда инде өченче мәртәбә. Аларны һава аланында җырчы Венера Ганиева каршы алды. "Әбиебезнең туган җиренә кайту һәрвакыт куандыра", - ди кызлар.
XS
SM
MD
LG