Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сан-Францискода очкыч казасына очучылар хатасы сәбәп була ала


Узган шимбә көнне Сан-Францискода Көньяк Кореяның Asiana Airlines һава ширкәтенең Boeing 777 очкычы казасы очучылар хатасы аркасында булырга мөмкин, дип фаразлана. Очкычның һава аланына кирәгеннән акрынлак тизлектә якынлашканы хәбәр ителә.

Тикшерү нәтиҗәләренә караганда, җиргә утырганчы очучылар тагын бер тапкыр һавага күтәрелеп әйләнеп төшәргә теләгән булган. Һава юллары ширкәте икенче очучы 46 яшьлек Ли Кан Гуканың Boeing 777 очкычын беренче тапкыр шундый зур һава аланына утыртуның беренче тәҗрибәсе булуын хәбәр итте.

Очкычта 307 юлчы һәм экипаж булган. Ике кеше һәлак булды, дистәләрчә кеше яраланды. 2006 елда төзелгән очкычны һава ширкәте өр-яңа килеш күптән түгел генә сатып алган булган. Моңарчы Boeing 777 очкычларының бер казага да очраганы юк иде.
XS
SM
MD
LG