Accessibility links

АКШ илчесе Майкл Макфол Казанда хокук яклаучылар белән очрашты


Казанга Универсиада ачылышына килгән АКШның Русиядәге илчесе Майкл Макфол бүген Казан хокук яклау үзәгендә хокук яклаучылар һәм сәясәт белгечләре белән очрашты.

"Бу минем илче белән беренче очрашуым булды. Рәхәт итеп сөйләштек, аерым мәсьәләләргә тукталмадык. Илченең Русия һәм аерым Татарстанда кеше хокуклары торышы белән таныш булуы күренде", диде Азатлыкка "Агора" хокук яклау үзәге башлыгы Павел Чиков.

Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов илчене үзәкнең эшчәнлеге белән таныштырган. Очрашуда катнашучылар "Дальний" полиция бүлегендә көч кулланудан соң барган тикшерүләрне аерым тикшергәннәр.

АКШ илчесен Татарстанда Универсиада алдыннан һәм аның вакытында сәяси-иҗтимагый тормыш, "чит ил агентлары" һәм "дини хисләрне мыскыл итү" турындагы кануннарның йогынтысы кызыксындырды, диде Чиков.

Хокук яклаучылар һәм иҗтимагый активистлар белән очрашу - дипломатик идарәләрнең эш көнтәртибенә кенә, бу гадәти, алдан планлаштырылган очрашу булды, диде "Агора" хокук яклау үзәге башлыгы.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG