Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәд әл-Барадей Каһирәдә пикетчыларга ут ачуны тикшерергә чакырды


Халыкара атом энергиясе идарәсенең элекке башлыгы, Мисыр сәясәтчесе Мөхәммәд әл-Барадей "көч куллану тагын икенче көч куллануга китерә, бу гамәл кискен тәнкыйтькә дучар булырга тиеш", дип белдерде.

Бүген иртән Мисыр республикан гвардиясе каршында җыелган халыкка каршы ут ачылды. Нәтиҗәдә 42 кеше һәлак булды, 322 кеше яраланды, дип хәбәр итә Мисырның ашыгыч ярдәм хезмәте.

Мисыр армиясе исә "террорчыларга һөҗүмдә бер офицер һәлак булды, берничә хәрби яраланды", дип хәбәр ителә.

"Мөселман кардәшлеге" оешмасы 52 кеше, шул санда биш бала һәлак булды, дип белдерде.

Әл-Барадей бу хәлне тикшеререгә һәм хакимиятне тыныч юл белән тапшырырга чакырды.
XS
SM
MD
LG