Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауның "Иман нуры" мәчете Рамазанга әзер


“Иман нуры” мәчете
“Иман нуры” мәчете

Ижау шәһәренең “Иман нуры” мәчетендә Рамазан аена әзерлек алдан башланган. Гыйбадәт кылырга килүчеләрне сөендереп, мәчет тирәсенә күп итеп чәчкәләр утыртканнар.

9 июль Рамазан ае башлана. Бу ай иманыбызны ныгытучы, күңелләребезне сафландыручы ай. Иртән кояш чыкканчы дин кардәшләребез сәхәр ашап, кояш батканчы ураза тотачак. Бу ай мөселманнарга дини белемен арттыру өчен, хәрәмнән, яман сүзләрдән тыелып, изге гамәлләр кылуда зур этәргеч булып торачак.

Шулай ук мәчет ишек алдында утыргычлар төзеп, дин кардәшләребезгә һава алып утыру мөмкинлеге дә каралган. “Ураза тотучылар өчен ифтарлар уздыру күздә тотыла. Дин белемен арттыру максатыннан укулар оештырылачак”, диде “Иман нуры” мәчете имамы Равил Газизов.

Имам Равил Газизов
Имам Равил Газизов
Ифтарлар уздыру бүлмәләрендә инде күптән тәртип. Берничә ел дәвамында өстәлләр әзерләүче апалар авыз ачарга килүчеләрне каршы алырга әзер. "Иман нуры" мәчетен төзетүдә башлап йөргән, бүген анда дин сабагын укытучы мөгаллимә Әнисә ханым Закирова үткән елларда ифтарларга 160ар кеше килүен әйтте. Хәзер дә кеше күп булыр дип көтәләр. Пешекчеләр дә, өстәлләр әзерләүчеләр дә медицина тикшерүләрен үткән. Һәрберсенең санитар кенәгәләре бар. "Җәйнең эссе көннәре. Инфекция була күрмәсен, ифтарга килгән кешеләргә ашау-эчүдә гарантия бирергә тиеш без", диде

Пешекчеләр алдан билгеләнгән. Алар шушы мәчеткә йөреп, дин белеме алган мөслимәләр. "Сынау үткән ханымнар. Мәчеттә ифтарларга ашларны бик тәмле итеп әзерлиләр", диде Әнисә ханым. Шулай ук дин сабакларына йөргән бер төркем апалар өстәлләр әзерләп, кеше ашап киткәч, савыт-сабаны юып, урнаштырып төнге уникеләрдә китәләр.

Әнисә ханым ифтарга әзерләнә
Әнисә ханым ифтарга әзерләнә
Дөрестән дә, көндез өстәлләргә ризыкларны юып, кисеп урнаштырсалар, ашка җыелган халыкны сыйлап, савыт-сабаны җыеп киткәнче төн уртасы җитә. Эссе һәм озын көндә ураза тоткан апаларга бу эш җиңелләрдән түгел. "Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен тырышабыз. Рамазан аенда дин кардәшләребезгә хөрмәт күрсәтүебезгә сөенәбез", диде мәчетнең сәркатибе Рузилә апа Гайсина.

Ифтар ашларын әзерләү өчен чыгымнарны дин кардәшләребез үз җилкәсенә ала. Алар берничә кеше кушылып, аш итә. Бер кичке ифтар әзерләү егерме мең сумга төшә. Әле җиләк-җимешне, чәйгә тәм-томны бушлай да китерәләр, ит белән дә Җәмигъ мәчетеннән ярдәм итәләр икән. Быел да ифтарлар уздырырга теләүчеләр, аларны ашарга кешеләр дә булыр дип өметләнәләр.
Рамазан аен бергәләп, изге гамәлләр кылып үткәрергә насыйп булсын.
Мәчет янында чәчәкләр үстерүче апалар
Мәчет янында чәчәкләр үстерүче апалар
XS
SM
MD
LG