Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:53
Мин Универсиадага каршы түгел. Аның Татарстанга нәрсәләр китергәнен дә яхшы аңлыйм. Ләкин Универсиада Казан халкының тынычлыгын алу, кешеләргә җайсызлык тудыру бәрабәренә үткәрелергә тиеш түгел. Башка илләрдә мондый чараларны үз халкын борчымыйча гына үткәрә беләләр бит. Нигә Русиядә моны булдырып булмый?

Русияне гел мактап кына торасым килә. Мактап кына торгач үземә дә яхшырак, сүз әйтүче, бәйләнүче, үч тотучы юк. Мактагач әле сине яраталар да. Журналист өчен иң яхшы, иң кулай юл – ул мактау! Шуңа күрә безнең Татарстан җирлегендәге журналистика гел уңайны күрергә, гел мактауга, гел шапырынуга гына корылган.

Сезнең берәр министрның, президентының, премьер-министрның, йә булмаса берәр министрның тискәре якларын, булдыксыз эшләрен, ялгыш гамәлләрен ачкан матбугатны, радио, телевидение тапшыруларын күргәнегез яки ишеткәнегез бармы? Алар юк! Булса да, аларны юк итәләр.

Төркиядә яшәгәч чагыштырырга мөмкинлек бар. Төркиядә президентны да, премьер-министрны да эт итеп сүккән, аларның һәр ялгыш адымын фаш итеп язучы матбугат бихисап, телевидение каналлары дәүләт эшлеклеләренең һәр адымын, һәр гамәлен күрсәтеп тора. Бу гадәти күренеш. Аңа карап кына укалары коелмый, киресенчә, халык мәнфәгатенә ныграк хезмәт итәләр.

Татарстанга кайткач яхшы якны гел күреп торасы килә дә бит. Казанга кайткач Төркиядәге кебек проблемасыз гына валюта алыштырасым килә. Кыштырдап тора торган өр-яңа доллар яки евро сузам кассирга. Ул аны башта лампочка яктысына куеп үз күзе белән карый, аннан соң ниндидер җиһаздан үткәрә дә: "У Вас доллар просвечивает", дип йә алмый, яки рус акчасын фәлән процентка киметеп бирә. Әз генә бөгәрләнгән яки кырыендагы бер почмагы бер генә миллиметрга ертык, яки өстендә сизелер-сизелмәс тап булсын, аны акчага санамыйлар. Андый валютаны Русиядә алыштырып булмый. Алыштырсалар да сине талыйлар, ул көнге курстан киметеп бирәләр. Мондый хәл бер Русиядә генә.

Төркиядә валюта алыштыру урынына керәм, бөтәрләнгән яки өстенә электрон адрес яисә телефон номеры язылган теләсә нинди долларны сузам, аны махсус җиһаздан карыйлар һәм миңа тиешле суммадагы төрек акчасын бирәләр. Валютаң гына фальшивый булмасын. Ул таплымы, ертыкмы, үтә күренмәлеме, ялтырыймы – төрек икътисады өчен әһәмиятле түгел.

Әмма минем Русияне мактыйсым килә! Ләкин ничек? Узган ел Казанда кичке тугыздан соң мин "Ленинградская" тукталышыннан Карл Маркс урамына шәһәр транспорты белән бара, ә икенче көнне Вишневский урамыннан "Ленинградская"га төнлә кайта алмадым. Казан кебек кечкенә генә шәһәрдә транспорт төнлә рәтләп йөрми, халыкка хезмәт күрсәтелми. Әле ярый таксилар бар. Аларын да телефоннан шалтыратып кына китерергә мөмкин, аны чакырта алсаң әле – үзе бер тантанага тиң.

Ләкин мин Төркиядә төн уртасында шәһәр транспорты белән Истанбулның бер башыннан икенче башына рәхәтләнеп бара алам. Такси кирәк булса, басып торган урыннан кул гына болгыйм.

Минем барыбер Русияне мактыйсым килә! Ул бит нефть җитештерә торган, газга бай ил. Ләкин халкы газ һәм бензин өчен астрономик бәяләр түли. Нефть-газны чит илләрдән сатып ала торган Төркия белән якынча бер үк бәя килеп чыга.

Бер танышым Русиягә баргач, аягын сындырган. Казан очкычына менәргә кирәк, ләкин гипслы аяк белән баса алмый. Беләсезме, аңа нәрсә дигәннәр? "Сезне очкычка утырта алмыйбыз!" Ә билет кулда, акча түләнгән. Өйдә берсе биш, икенчесе сигез яшьлек ике бала көтә. Танышым риза булмый, әйткәләшә-тарткалаша торгач, ике ир пассажир әлеге ханымны очкычка күтәреп алып керәләр. Төшкәндә дә алар ярдәм итә. Әлеге пассажирлар булышмаса нәрсә булыр иде? Бу хәлнең кайсы ягын яхшы дип бәяләргә, әйбәт булган урыны кай төштә соң?

Кыш көне мин дә Кайсери дигән шәһәрдә ике урыннан аякны сындырдым. Ботка чаклы гипс салдылар. Кич белән Истанбулга очарга тиеш идем. Хезмәттәшләрем, миңа билет саткан компаниягә шалтыратып, хәлне аңлаттылар. Кайсери аэропортына килеп җитүгә миңа билет саткан компания хезмәткәрләре арба белән көтеп торалар иде инде. Бөтен тикшерү эшләрен дә шушы арбада утырган килеш кенә башкарып, очкычка да аның белән кертеп утырттылар. Билетым эконом класска гына булуга карамастан, аякны сузып утыру өчен бизнесс класска күчерделәр. Истанбулга кайтып җиткәч, янә урынымнан арбага күчерделәр, очкычтан махсус лифт ярдәмендә арба белән төшереп, багажымны да алып, таксига утыртып җибәрделәр. Русияләр әйтмешли "тупой төрекләр" дә башкара алырлык гади генә хезмәт бу. Әмма русияләр моны оештыра алмый.

Минем Русияне мактыйсым килә, начар ягын күрәсем килми. Яхшы ягының кайсы төштә икәнен белсәм, күңелегезне күреп Русияне гел мактап кына торыр идем. Мин, русияләрнең күбесе әйткәнчә, шул "тупой төрекләр" яши торган илдә чит ил паспортын ике көндә эшләтә алам. Фәлән сәгатькә сузылган чират тормыйча гына.

Казанда мин аны төнге сәгать өчтә чиратка килеп басып, көч-хәл белән документларны биреп, бер ай ярымнан соң гына ала алам. Әле анда да Русиянең Төркиядәге генконсуллыгы тарафыннан бирелгән документны исбат итәр өчен күпме көч түкәннән соң гына.

Русия шундый ил ул – үз документын үзе дә кабул итми. Ә минем Русияне мактыйсым, аның белән горурланасым килә. Читкә китеп, Русияне бер-ике урында тәнкыйтьләгәнне бик тиз күреп алалар. Ә менә чит илдә дә Татарстанны, татар гореф-гадәтләрен үз акчабызга танытканны, татарлык белән бәйле төрле чаралар оештырганны, Татарстаннны таныта торган журналлар чыгарганны, җирле матбугатта мәкаләләр бастырганны, конференция-симпозиумнарда чыгышлар ясаганны, күргәзмәләр үткәргәнне күрүче юк. Русия өчен эшләмәгәнгәдер инде, күрәсең.

Рушания Алтай
журналист, Истанбул

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG