Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:21

Универсиада шаукымының иң күтәренке көннәрендә Русиянең югары түрәләре Казанда 2024 елгы Җәйге Олимпиаданы үткәрергә теләк белдерә.

Казан һәм Татарстан халкы озак көтелгән җәйге Универсиаданың, ачылыш тантанасының беренче хисләреннән айнып та өлгермәде, югары түрәләр халыкның бу чарага мөкиббән өлешен тагын да рухландыручы сүзләр сөйли башлады. Инде хәзер Казанда Универсиада гына түгел, Җәйге Олимпия уеннарын да үткәрү турында уйлыйлар икән. Русия Олимпия комитеты генераль секретаре Марат Бариев Казанның Олимпия уеннары үткәрергә тулысынча әзер булуын белдерде.
“Мин Казанда 2024 елгы Олимпия уеннарын үткәрү хокукы өчен бәйгедә катнашырга һәммә нәрсә әзер дип исәплим. Русия хакимиятенең ризалыгын алырга кирәк. Казан андый гариза тапшыра ала һәм аның бу максатка ирешү мөмкинлекләре бик зур, диде Бариев.

Казанга ачылыш тантанасын карарга килгән боксчы һәм Дума депутаты Николай Валуев та нәкъ шундый ук сүзләр әйтте. Тантана узган Kazan-аренага исе китүен белдергәннән соң Валуев: “Казан Олимпия уеннары уздырырга әзерме? Җәйге Олимпиадага тулысынча әзер, ди исәплим. Чөнки монда барлык спорт корылмалары киң колач белән төзелгән”, диде.

Русия президенты Владимир Путин ачылыш тантанасында бу Универсиаданы зурлыгы белән бершиксез Олимпия уеннарына тиңләргә була дип чыгыш ясаганнан соң хәтта, ялгышыпмы, Җәйге Олимпиаданы инде вакытыннан алда ачып та ташлый язды. “Оли...” дип авызын ачканнан соң тукталып калып тиз генә сүзен “Универсиада”га төзәтте Путин.



Путин элегрәк тә француз журналистларына интервьюда Казан Универсиадасының катнашучылар саны белән Сочи Олимпиадасыннан зуррак булачагын әйтеп моны җәйге спорт төрләренең күбрәк булуы белән аңлаткан иде. Казан Универсиадасы тарихта иң зур универсиада булып тарихка керәчәк. Аны әзерләү чыгымнары 228 миллиард сум дип бәяләнә. Моннан тыш төзелешләрдә күп кенә бюджет хезмәткәрләренең бушлай эшләргә мәҗбүр ителүе мәгълүм.

Сочи Олимпиадасы чыгымнары инде хәзер үк 1,5 триллион сумнан артып китүен исәпкә алганда, Казанда абруе һәм дөнья халкының игътибарын җәлеп итүе белән Универсиададан күп тапкырлар зуррак булачак Олимпиаданы әзерләү өчен дә акчаларның аз бирелмәячәген чамалап була.

Казан 2024 елгы Олимпиаданы үткәрү хокукы өчен көрәшкә чыккан очракта аның төп көндәшләре Париж белән Берлин булачак. Франция белән Германия хакимиятләре гариза тапшырырга җыенуларын инде белдергән иде. Элегрәк шулай ук 2024 елгы Олимпиаданы Петербурда үткәрү тәкъдимнәре дә яңгырады. Русия Олимпия комитеты президенты Александр Жуков белән премьер-министр урынбасары Дмитрий Козак шундый белдерүләр ясады.

Узган Җәйге Олимпиада Лондонда үтте һәм аны әзерләү чыгымнары Сочи Олимпиадасы чыгымнарыннан өч тапкырдан да азрак иде.

Киләсе Җәйге Олимпиада 2016 елда Рио-де-Жанейрода узачак. 2020 елгысы өчен Истанбул, Токио һәм Мадрид көрәшә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG