Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:20
Язучы, милли хәрәкәт вәкиле Зәки Зәйнуллинга 10 июльдә 80 яшь тула. Ул Казанны ташлап туган авылына, Башкортстанның Стәрлебаш авылына кайтып китте. “Казаннан өметем өзелде, туган туфрагымда җирләнәсем килә”, ди ул. Аңа карата ачылган җинаять эше туктатылмаган, авылда да ул күзәтү астында.

– Зәки абый, Казанны бөтенләй ташлап киттегезме, әллә авылда вакытлыча гына торасызмы?

– Казаннан бөтенләйгә киттем. Сәбәпләре күп. Татарстан Язучылар берлегеннән күңелем кайтты. 80 яшьне тутырган язучымын, 90нчы еллар башында ук суверенитетны яклап Татарстанга кайттым, гомер буена татар, теле өчен көрәш мәйданында булдым. Яздым. Тыйнаклык юк миндә: ризамы сез, түгелме, ләкин минем кебек Татарстанда прозаик юк. Аны мәрхүм Әмирхан Еники дә “Ташла, милли хәрәкәтне, яз, синең кебек талантлы прозаиклар юк татарда”, дип әйткән иде. Соңгы дүрт ел эчендә үземнең акчага дүрт китап чыгардым. Арасында “Стәрлебаш мәдрәсәләре” дигәне бар, Татарстан язучылары аны яратмады, кабул итә алмады. Күрмәмешкә салыштылар. Китап турында фикер алышу да, мактау түгел, хәтта тәнкыйть тә булмады. Мин дә юк, китап та юк. Китапта язылганны күтәрә алмадылар. Татар шигърияте 200 ел элек үк Стәрлебашта барлыкка килгән дип язганыма хурландылар. Чынында Татарстанда проза да, поэзия да булмаган. 1906 елга кадәр Казанда бер татар шагыйре дә, язучысы да яшәмәгән. Моны кабул итмәделәр, “Ник Татарстан, Казан турында шулай дип язарга базнат итте?” дип ачуландылар, үпкәләделәр, ә киресен исбатлый алмадылар.

Көнләшәләр. Камал театрында “41нең арбалы хатыннары” спектакле берничә ел аншлаг белән бара, билетлар сатылып бетә. Даны искитмәле, ләкин дәшмиләр, чөнки Зәкине күтәрергә ярамый. Ә үзләренең прозада бер кешесе дә юк! Барысы да – шагыйрь.

Рафис Корбаннан: “Миңа 80 яшь, китап чыгарыйк”, дип сорадым, “Берни эшли алмыйм, акча юк”, диде. Мине күрмәмешкә салышкан кешеләр янында яшисем килми!

Бер кыз диссертация язган, ул “1917 елга кадәр язучылар йөрәк белән яздылар, аннары коммунистлар ни куша, шуны яздылар” дигән. Мин үземне йөрәк белән язучы дип саныйм, ләкин Казанга минем кирәгем юк. Бу – милләтче язучыларны күрергә теләмәү. Урыс колонизаторлары безгә бер чик куйганнар, татар язучылары шул рамканы сикереп чыга алмый. Ә миңа урысның чикләре кирәкми, мин татар язучысы, ни телим, шуны язам!

– Авылга чыгып китүнең берничә сәбәбе бар дидегез. Сезгә милләтара низаг чыгаруда җинаять эше ачылды, Казаннан китүегез полиция, прокуратура хезмәткәрләре күзеннән югалып торуга да бәйлеме? “Россия глазами татарина” дигән мәкаләне язуыгызга үкенәсезме?

– Юк, үкенмим! Яздым, бер сүземнән дә баш тартмыйм, берсе дә каршы чыга алмады, киресен исбатламады. Димәк, дөресен язганмын. Мондый мәкаләне язар өчен 36 ел буена урыска хезмәт иткән татар галиме кирәк иде. Мин язарга тиеш идем һәм моны башкарып чыктым.

Прокуратура ныклап бәйләнә башлагач, Рафис Корбанга мине яклап язучылар исеменнән Татарстан прокуратурасына хат язуларын сорадым. Башта: “Ярар, язарбыз”, диде. Аннары: “Без язмаска булдык”, дип шалтыратты. Хат язарга да куркалар! Нигә мин куркаклар янында яшәргә тиеш?

Милли хәрәкәт тә якламады. Фәүзия Бәйрәмова, Абдулла Җәләлиев миңа каршы чыкты, җинаять эше ачарга мөмкиннәр дип язып чыккач, мине ФСБ тенти башлады. Аннары милли хәрәкәт мине яклап имза җыя башлады. Адәм көлкесе. Туйдым! Милли хәрәкәт юк бездә. Плакат тотып чыгалар да – бетте. Эзлекле эш юк. Авылларга чыгыйк, йөрик, халыкка аңлатыйк дидем, теләмиләр. Имитация тудыралар. Җинаять эше ачылганда мин авырый идем, хәлем начарайды, милли хәрәкәттәгеләр шулкадәр мине хастаханәгә салырга тырышты, үгетләде, ә анда ятсам, мине укол кадап үтерерләр иде.

Авылга кайтканчы ук монда Зәки Зәйнуллинны “держать под надзором” дигән күрсәтмә килгән. Китапханәдә эшләүче кызлар 80 яшьлек юбилейны уздырыйк диде, ләкин рөхсәт итәрләрме, юкмы, белмим. Рәсми хакимият мине кабул итми.

– Сезнең чит илгә дә чыгып китү мөмкинлеге бар...

– Миңа 80 яшь, Казан зиратына дусларымны җирләргә бик зур авырлык белән барам. Тынычлап карый алмыйм. Казыгач, кабер астыннан 10-15 сантимер су чыга. Кеше мәетен суга тыгалар. Казан зиратында су эчендәге кабердә ятасым килми.

Авылга үләргә кайттым, үзебезнең зиратыбызда җирләнәсем килә. Мин Стәрлебаш кешесе, тормышым бетеп бара, Ходай күпме биргән,белмим, ләкин атом хәрби гаскәрләренә хезмәт итеп, сәламәтлек яхшырмады, шуңа гомеремнең соңгы елларын авылдашларым янында булырга телим.

Стәрлебаш халкы мине искиткеч матур кабул итте, белүчеләр аз калган, авыл яшәргән. Сатып алган бәләкәй йортка ремонт ясадым, идәннәр алмаштырдым, җылыттым. Яңа мунча салдым. Яңа коймалар ясалды. Егетләр ярдәм итте, барысын да алар эшләде. Машинага гараж куйдык. Яшәр өчен менә дигән урын! Күршедә генә яшьтәшем. Тарихны мин дә, ул да яхшы белә.

– Нинди уй-планнар белән яшисез?

– Өйдә генә утырам әлегә, сугышып, көрәшеп йөрисем килми. Стәрлебаш районында чишмәләр бик күп. Шуларны җәй беткәнче йөреп чыгып, фотога төшереп, теркәп, тарихларын язасы иде. Кайда яңарту эшләре кирәк булса, егтләрне оештырырга кирәк булыр.

Язам Алла бирса! Бастырмасыннар әйдә, язганнарымның мин вафат булгач кирәге чыгачак. Әле басылмаган биш повесть, бер роман, 68 хикәям бар. Ике ел авырдым, ике операция кичердем, хастаханәдә ятканда алтмыш хикәя, ике повесть яздым. Ат кебек эшлим. Хикәянең бер битен 10-15 минутта язам. Алты язылган пьесам бар, куймыйлар. Фәрит Бикчәнтәев миннән Мирсәет Солтангалиев турында пьеса сорады, яздым. Үзем язам, үзем елыйм. Татар нәселенең эчкечелек аркасында юк ителүе турында “Ата нигезе” пьесасы бар. Ватан, әфган сугышларыннан имгәнеп кайткан татар егетләренең язмышларын бәян иткән “Талтирәк” дигәне дә сәхнәгә чыкмыйча ята.

Казанны телевизордан карыйм, Универсиададан татарга бер файда юк дип әйтү дөрес түгел. Шәймиевнең тискәре яклары күп, ләкин ул Татарстанны нык күтәрде. Менъеллык югары дәрәҗәдә узды, хәзер менә Универсиада. Урыс басымы астында яшәсәк тә, без үзебезне бөек, булдыклы, егәрле халык икәнне күрсәтә алабыз. Президент Рөстәм Миңнеханов та шәп эшли. Урыс куйган президент шулай булырга тиештер, артык сикерә алмый ул да. Ләкин мин үзгәрешләр булуына ышанам. Булачак ул!

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG