Accessibility links

Кайнар хәбәр

Макфол: "Обаманы Казанга китертергә тырышырмын"


Майкл Макфол белән әңгәмә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:08:04 0:00

Майкл Макфол белән әңгәмә

АКШның Русиядәге илчесе Майкл Макфол сентябрь аенда Русиягә киләчәк президент Барак Обаманы Казанга китерү өчен тырышачагын әйтте.

Бу көннәрдә Казанда барган Универсиаданы карарга килгән АКШ илчесе Майкл Макфол спорт чараларыннан тыш төрле очрашуларда да катнаша. Дүшәмбе көнне илче Казан хокук яклаучылары һәм сәясәт белгечләре белән очрашты. АКШта укып һәм эшләп кайткан яшьләр белән Макфол аерым очрашып сөйләште. Шулай ук аның белән очрашуны Казанда вәкилчелекләре булган GE, Exxon mobil кебек ширкәтләрнең вәкилләре дә көтте. Көн АКШ журналистлары һәм "Татар-информ" агентлыгына биргән интервью белән тәмамланды.

АКШ илчесе боларның барысы турында үзенең Twitter челтәрендәге сәхифәсендә язып барды.

Макфол гаиләсе Казанда
Макфол гаиләсе Казанда
"Twitter һәм Facebook халыкка мәгълүмат алырга хокук бирә. Мисал өчен, мин визалар турында халык белән шунда аралашам, Обама сәясәтен аңлатам. Мәгълүмат чараларында чыккан бөтен әйбер белән килешә алмыйм", диде Макфол "Татар-информ" җитәкчесе Леонид Толчинский белән әңгәмәдә.

Казанга сәфәре алдыннан илче социаль челтәрләрдә "Татарстанга барам, нәрсә карыйм?" дип сораган булган. Берәүләр аңа Зөяне барып карарга киңәш итсә, икенчеләре татар бәлешләре белән өчпочмаклардан авыз итегез, дигән.

АКШта яшәүче Вил Мирзаянов илчегә Казан үзәгендә яшәү шартлары булмаган җимерек йортны барып карарга тәкъдим иткән. Макфол барлыгы иллеләп тәкъдим килде, диде.

Татарстанда эшләгән АКШ эшкуарлары канәгать. Республикада башка төбәкләр белән чагыштырганда бизнес үсеше шартлары яхшырак, диде Макфол.

Макфол IT паркта "киләчәк монда" дип язып калдырды
Макфол IT паркта "киләчәк монда" дип язып калдырды
"Беренчедән, безнең ширкәтләр бик тиз теркәлеп эшли башлаган, икенчедән, Татарстан инфраструктурага акча кертә, бигрәк тә IT үсешенә. Өченчедән, коррупциягә зарланучы булмады. Дүртенчедән, Татарстанда эшләп табылган акча Татарстанда кала, инвестиция кертү урыннары бар", диде АКШ илчесе.

Шулай да Казан турында АКШта берни белмиләр. АКШ президенты Барак Обаманың сентябрь аенда Русиягә килүе көтелә. Илче Обаманың Мәскәү белән Петербурдан кала Казанга да килүе өчен тырышачагын әйтте.

Универсиадага килгәндә, АКШ өчен бу бу тарихи ярышлар булды.

33 ел элек АКШ Мәскәүдә узган Олимпиадага бойкот белдереп ярышларга үз спортчыларын җибәрмәде. Шуңа күрә бу АКШ такымының Русиягә шундый зур күләмдә беренче килүе булды.

"Шик юк, Казан Универсиадасы ачылышы Олимпия уеннары ачылышына тиң иде", дип язып чыкты АКШның спорт күзәтүчеләре.
XS
SM
MD
LG