Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия "Магнитский исемлегендәге кешеләрнең" илгә керүләрен тыйды


Мәскәү Һельсинки төркеме җитәкчесе Людмила Алексеева Британия хакимиятләренең "Магнитский исемлегендәге кешеләрне" илгә кертмәү карарын хуплады.

"Бу аларга зур орым булачак. Русия байлары Британиягә йөрергә ярата", диде Алексеева "Интерфакс" агентлыгына.

Сүз 60 кеше турында бара. Аларның 2009 елда Hermitage Capital юристы Сергей Магнитскийның Мәскәү изоляторында үлемендә гаебе бар, дигән фараз бар.

Узган елның ахырында АКШ президенты Барак Обама "Магнитский канунын" имзалады. Аның нигезендә Магнитский үлеме һәм кеше хокукларын бозу белән бәйле башка җинаятьләргә катнашы булганнарга виза һәм финанс чикләүләр кертелә.
XS
SM
MD
LG