Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русия армиясе халыкны талауга гына корылган"


Хаҗип Садыйков сугыш кырында ятып калган әтисенең акчасы күчеп барган кенәгә белән.
Хаҗип Садыйков сугыш кырында ятып калган әтисенең акчасы күчеп барган кенәгә белән.

Русия җитәкчелеге Икенче дөнья сугышында катнашканнарга да, әфган һәм чечня сугышы ветераннарына, сугыш кырында ятып калганнарның туганнарына тиешле акчаларны бирми. Бүген саклану министрлыгында күп миллиардлаган акчаларның, милекнең урлануы ачыклана барганда ветераннар һәм аларның якыннары армиянең элек тә һәм хәзер дә бары тик гади халыкны талауга гына корылганлыгын әйтә.

Казан шәһәрендә яшәүче 79 яшьлек Хаҗип абый Садыйков, Русия саклану министрлыгындагы урлашуларның коточкыч дәрәҗәгә җиткәнлеге көннән-көн аптырашта калдыра, ә мин сугыш кырында ятып калган әтиемнең акчаларын ала алмый тилмерәм”, дип белдерә. Хаҗип абый телевизордан яңалыкларны карап барырга тырыша. Саклану министрлыгында яңадан-яңа урлашуларның ачыклануы аны телсез калдырган.

Русия баш прокуратурасы 8 июль көнне элекке министр Анатолий Сердюков җитәкчелек иткәндә саклану министрлыгында инде тагын мутлыклар булганлыгын белдерде. Министрлыкка караган 51 гектар җирнең бәяләрен төшереп сатканнар һәм өч миллиард сумга якын зыян килгән.

Хаҗип абый фикеренчә, бу миллиардлар - халык акчасы, халыкның салымнардан җыелган сумнары һәм шул ук вакытта сугыш кырында ятып калганнарның хезмәт хаклары да.

Садыйковның документлары арасында әтисе Йосып абыйның "Саклык кенәгәсе"дә бар. Гади документ түгел ул, ә Икенче дөнья сугышында ятып калган Йосып Садыйковның саклык банкына күчеп барган хезмәт хакын дәлилләгән кенәгә.

Йосып абый 1943 елда Украина фронтында һәлак була. Үлеменә кадәр ул сугышта булган өчен түләнгән акча күчеп барганлыгын дәлилләгән әлеге кенәгәне якташына бирә һәм туган авылыма җибәрерсең дип әйтә. Бу кенәгәдә 92 сум 69 тиен акча бар дип язылган, һәр ел саен аның өч процентка артып торганлыгы да күрсәтелгән. Мөгаен, Йосып абый үзе белән берәр хәл була калса, авыр тормышта яшәгән гаиләсенә – Спас районының Әҗем авылында калган хатыны һәм тугыз баласына ярдәм булыр дип өметләнгәндер.

Бу кенәгәләр атом корлыннан да катырак саклана
Хаҗип абый солдатларның акчалары саклану турында хәбәрне ишетеп ала. Шуннан соң ул Казан Кирмәне Ватан сугышы музее җитәкчесе Михаил Черепанов янына барып әлеге акчаны кайдан алып булганлыгы турында белешә. Бөтен документларны җыя, әтисенең саклык кенәгәсенең күчермәсен дә теркәп "Красноармейское" дип аталган бүлеккә җибәрә. Бу бүлек Русия үзәк банкына карый. Кенәгәләр Мәскәү өлкәсенең Клински районындагы Нудоль авылында саклана. “Красноармейское” бүлегеннән үтенеч килгәнлеге турында җавап алдым, шуннан соң “а” да юк, “б” да юк, ди Хаҗип абый.

2011 елга кадәр 2 миллион 600 сугышчының акчасы булганлыгын дәлилләгән кенәгәләр кайда сакланганны беркем дә диярлек белми. 2011 елда Русия һәм БДБ илләрендәге эзтабарларны (сугыш кырында ятып калганнарны эзләүчеләр) Русия федерация шурасына, сугыш кырларында ятып калганнарның исемнәрен мәңгеләштерүгә багышланган киңәшмәгә чакыралар. Әнә шул җыелыш вакытында Архангельски шәһәреннән эзтабар Игорь Ивлев чыгыш ясый. Шунда ул, Русия саклану министрлыгы архивында, сугышчының кайда һәлак булуы турында мәгълүмат эзләгән вакытта, әлеге саклык кенәгәләренә юлыгуы турында сөйли. Бу кенәгәләрдә хәрбинең кайларда сугышуы турында гына түгел, ә нинди хәрби дәрәҗәдә булуы һәм шулай ук күпме хезмәт хакы түләнеп барганлыгы турында да мәгълүмат була. Федерация шурасындагы җыелышта Черепанов та катнаша.

Михаил Черепанов
Михаил Черепанов
"Баксаң бу кенәгәләр Русиянең атом коралына караганда да катырак сак астында икән. Кемнән саклаганнарын аңларга була, бу акчалар хәрби үлгәннән соң аларның гаиләләренә түләнергә, кара кәгазь белән бергә бу хисап та хәрбинең туганнарына җибәрелергә тиеш булган. Бу кенәгәләрнең икенче битендә җыелган акчаның кемгә васыять ителгәне дә әйтелгән. Һәлак булганнар гына түгел, ә сугыштан исән кайткан солдатлар да бу акчаларны алмаган", ди Черепанов. Аның сүзләренчә, соңгы вакытта бу акчаларга дәгъва итүчеләргә Үзәк банк алар бюджетка бирелгән дип белдергән.

Казанда яшәүче Антонина Заикина да сугышның башыннан ахырына кадәр фронтта телеграфчы булып эшли. Аның "Хәрби батырлык өчен", "Ленинградны саклаган өчен" медальләре һәм Кызыл йолдыз ордены бар. "Красноармейское" турында ишеткәч үзенә тиеш акчаларны алырга теләгән.

Заикина сугышкан өчен күпме акча тиешлеген ачыкларга теләп кайларга гына мөрәҗәгать итми. Башта Үзәк банкның әлеге "Красноармейское" бүлегенә яза. Аннан анык кына җавап ала алмагач, Русия думасына һәм президент Путинга кадәр мөрәҗәгать итә. Шулай да күпмедер вакыттан соң Заикина Үзәк банкның кыр оешмалары (полевые учреждения) департаменты бүлеге башлыгы Беленкодан җавап ала. Анда бу акчаларны түләгәндә XX гасырда Русиядә булган бөтен деноминацияләрнең дә исәпкә алынуы һәм ветеранның бүгенгә өч тиен акчасы булганы белдерелә.

"Мин бу "сезнең өч тиен акчагыз бар" дип белдерүне ветеранны мыскыллау дип бәялим", ди Черепанов. Ул ветераннарның, сугыш кырында ятып калганнарның үзләре һәм туганнары рөхсәтеннән башка бу акчаларын төрле займнарга, кыйммәтле кәгазьләргә күчереп арзансызландыруны кеше хокукларын бозу буларак бәяли.

Әфган, Чечня сугышы ветераннары да тиешле акчаларын ала алмый
Сугыш чоры балалары әле дә хәтерли торгандыр, аларның әти-әниләре акча дигән әйберне күрмәде. Фронтка икмәк, күкәй сөт саткан өчен дә, эшләгән өчен дә төрле займнар бирелде. Алай гына түгел, халык бу займнарны сатып алырга мәҗбүр ителде. Хаҗип абый да сугыш вакытында да, аннан соң да тормышларының бик авыр булганлыгын, ачлык һәм ялангачлыкны күп күргәннәрен белдерә. Хәзер дә түрәләрнең бары тик үзләрен генә кайгыртуын, әле җитмәсә аның өстенә урлашуларын гаделсезлек буларак бәяли.

Черепанов та Русия җитәкчелегенең гади халыкка түбәнсетеп карау яшәп килгәнлеген, аларның хокуклары һәрдаим бозылганлыгын әйтә.

"Илдә акчалар бер генә тапкыр янмады инде. Соңгысы - социализмнан котылган вакытта булды. Әмма һәрнәрсә дә чагыштырганда күренә. ВТВ-24 банкында акчаларын саклаганнарга аларны кайтару өчен президентның бер сүзе җитте, югыйсә алар ярлы кешеләр дә түгел иде. Анда берничә миллиард сумнар турында сүз бара. Ә ни өчен соң ветераннарга түбәнсетеп карыйлар? Инде хәзер Ватан сугышы ветераннары белән генә түгел, ә Әфган, Вьетнам, Чечня сугышы ветераннары белән дә шундый ук хәл - тиешле акчалары түләнмәве, яки бик аз гына бирелгәне ачыклана бара", ди Черепанов.

Хәзер Русиядә Әфган, Чечня сугышы ветераннарының төрле иҗтимагый оешмалары бар. Тиешле акчаларны алу өчен бу мәсьәләне алар күтәрергә тиеш кебек. Черепанов бу оешма җитәкчеләренә, әлеге мәсьәләне куертмаска дип, өстән махсус яшерен күрсәтмә бирелгәнлеген әйтә. "Тиешле акчаларын кайтару өчен мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итүчеләр дә бар, әмма бу мәхкәмәләр берничә еллар буе дәвам итә, тәмамланса да күп очракта ветеран файдасына түгел, чөнки, түләмәү җаен табарга дигән күрсәтмәне хөкемдарлар да алган", ди Черепанов. Аның сүзләренчә, күп кенә сугыш ветераннары үз хокукларын, кануннарны белмәгәнгә моның артыннан йөрми.

Русия хакимияте бүген дә “Хәбәрсез югалганнар” дигән гыйбарәгә ныклап ябышкан. Кайда үлгәнлеге, хәтта кайда күмелгәнлеге билгеле булып та аларны хәбәрсез югалган дип күрсәтү, хакыйкатьне архивларда яшереп яту хакимияттәгеләргә файдага гына. "Бөек ватан сугышы мемориалы" дип аталган сәхифә үзенең соңгы алты ел эшчәнлеге вакытында гына да Татарстаннан хәбәрсез югалган дип белдерелгән 20 меңләп кешенең кайда һәлак булганлыгын ачыклый.

"Мин Мәскәүдәге бер конференция вакытында саклану министры вәкиле янына килеп, нигә соң без хәбәрсез югалганнарны һәлак булган дип танымыйбыз, 1948 елда Германия һәм шулай ук Европаның алдынгы илләре моны күптән эшләде бит, дигән соравымны бирдем. Миңа шул вакытта "бу бик зур сумнарга төшәчәк" дип белдерделәр. Баксаң, әгәр дәүләт аларны юридик яктан фронтта һәлак булган дип таныган булса, тол хатыннарына махсус пенсия түләргә кирәк булган икән", ди Черепанов.

Тиешле пенсия алмаганнарга 1 миллион сум түләнсә дә күп булмаячак
Черепанов хәзер исә дәүләт әле дә исән булган толларга, исән булган ветераннар һәм аларның оныкларына бурычны түләргә тиеш дип белдерә. Аның сүзләренчә ветераннарга, аларның хатыннарына фатирлар бирелде дип авызны ябарга, зур эш эшләдек дип күз буярга кирәкми.

"Түрәләргә фатирлар ел саен бирелә. Ә ветераннар инде йөзгә җитеп килә башлагач кына бу фатирларга ия булды. Тол калганнар, балалары хәзер формаль рәвештә генә булса да ирләренең, әтиләренең акчаларын алырга тиеш дип саныйм мин. 70 ел буе тиешле пенсия алмый яшәгәннәргә бер миллион сум түләнсә дә күп булмаячак”, ди ул. Русия армиясендә элек тә һәм хәзер дә тиешле акчаларны түләмәүне халыкны талау буларак бәяли. Хаҗип абый Садыйков та Русия җитәкчелегенең гаделсезлегеннән күңеле кайтканлыгын әйтә.

Русия җитәкчелеге, бер яктан, тарихка тел-теш тидертмәскә, ветераннарның, сугышта ятып калганнарның бер өлешен генә һәлак булган дип белдереп, аларның тол хатыннарының да зур хөрмәттә икәнлеген күз буяп күрсәтергә тырыша. Икенче яктан, тиешле акчаларны тыныч кына ябып куеп, бу хакта халыкка чыгармауны, дөреслекне ачмауны кулай күрә, бу акчаларга хакы булганнарны кимсетә. Шул ук вакытта казнага якын түрәләрнең миллиардлар урлаганы көннән-көн күбрәк ачыла бара.
XS
SM
MD
LG