Accessibility links

Кайнар хәбәр

Универсиада медальләре ныклыгы тикшерелә


Гознак белгечләре Универсиада өчен әзерләнгән барлык 3014 медальнең ныклыгын яңадан тикшереп чыгачак.

Бу атнада Казанда барган халыкара спорт ярышларында көрәшче Азамат Лайпанов алган алтын медаль идәнгә төшеп икегә ярылды. Шундый ук хәлгә Кытай йөзүчесе, ярышларда бронза алган Тянь Цинь медале дучар булды. Спортчыларга яңа медальләр бирделәр.

Универсиада-2013 медале бер-берсенә беркетелгән өч боҗрадан тора. Аларның зурысы җиһанны, икенчесе Җир шарын, өченчесе кешене аңлата. Алар барысы да әйләнә, нәкъ шул тоташкан урыннары начар ясалган, дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG