Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Булгария" фаҗигасен искә алу чарасына Татарстан президентын көтәләр


Чәршәмбе, 10 июль көнне Кама Тамагы районының Сүки авылында ике ел элек булган "Булгария" көймәсе бату фаҗигасендә һәлак булганнар истәлегенә матәм җыены үтәчәк. Җыен узган ел ачылган һәйкәл янында оештырыла.

Искә алу чарасына барырга теләүчеләр өчен автобуслар Казаннан Хезмәт министрлыгы яныннан кузгалып китә. Чарага Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны да көтәләр.

"Булгария" көймәсе 2011 елның 10 июлендә Болгардан кайтышлый батты. Көймәдә булган 211 кешенең 122се батып үлде. Исән калучыларны "Булгария" яныннан үтеп барган "Арабелла" көймәсе коткарды.

Узган елның маенда мәхкәмә башланды. Матәм чаралары вакытында мәхкәмә эшләре өч көнгә туктатылган.
XS
SM
MD
LG