Accessibility links

Татарлар Пугачевта милләтара низаг чыгуга каршы


Пугачевта халык күтәрелеше
Пугачевта халык күтәрелеше

Чечен үсмере Пугачевта ярымтатар Руслан Мәрҗәновны үтергәннән соң милләтара низагка юл куймау өчен татар җәмәгатьчелеге аңлату эшләре алып бара.

Сарытау өлкәсенең Пугачев шәһәрендә хәрби хезмәттән кайткан ярымтатар Руслан Мәрҗәновның 16 яшьлек чечен үсмере тарафыннан пычаклап үтерелүеннән соң күтәрелгән ризасызлык дулкыны әле дә тынмый. Шулай да шәһәрдәге татар җитәкчелеге һәм өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте вәкилләре халыкны тынычландыруга зур өлеш кертә. Бу турыда Азатлыкка Пугачев имамы Рөстәм хәзрәт Гыйльметдинов белдерде. Аның әйтүенчә, 41 меңләп кеше яшәгән шәһәрдәге 3,5 меңләп татар бик бердәм һәм оешкан, әгәр алар күтәрелсә, бик зур низаг чыгар иде. Өлкә татар милли мәдәни мохтарияте җитәкчелеге моны аңлап шәһәргә үз вәкилләрен җибәрде һәм без монда татарлар белән дә очрашып, мәйданга чыккан барлык халыкка да аңлатып тынычландыру эшләре алып барабыз, ди Рөстәм хәзрәт. Аның әйтүенчә, хакимиятләрнең чаралар күрмәвенә ризасызлык йөзеннән хакимият бинасын басып алырга җыенган, федераль юлны япкан ярсу халыкны таратуга да татар вәкилләренең аңлату эшләре ярдәм иткән.

Сарытау өлкәсе губернаторы Валерий Радаев
Сарытау өлкәсе губернаторы Валерий Радаев
Дүшәмбе кичен шәһәргә өлкә губернаторы Валерий Радаев килгәч зур залда шәһәр халкы белән очрашуда моның өчен татарларга рәхмәт сүзләре дә әйткән.

Рудаков белән очрашу бик киеренке булды, халыкның ризасызлыгы җыелып килгән, һәркем аңа булган барлык ризасызлыгын әйтергә тырышты, ди Рөстәм хәзрәт.

Аның әйтүенчә, ярты ел эчендә Пугачевта чеченнар инде өч кешене үтергән. Моңарчы үтерелгәннәр урыс кешеләре булган һәм хакимиятләр әйтүенчә, үтерүчеләр хөкемгә тартылган. Халыкның ризасызлыгы, киеренкелек бик көчле, башка юлдан җибәрү өчен бер кечкенә очкын да җитә, ди ул. Коткы таратучылар да булган, әмма аларга шунда ук чик куярга тырышалар.

Пычак белән күп тапкыр кадап үтерелгән Руслан Мәрҗәновның әнисе – урыс, әтисе – татар кешесе. Күптән түгел хәрби десант хезмәтен тәмамлап кайткан Руслан шәһәрдә үзенчә тәртип урнаштырырга теләүче казаклар төркеменә кушылган булган. Казакларның дүшәмбе протест чараларында катнашучыларга минераль су таратуы да хәбәр ителде.

Пугачевта бер төркем кеше федераль юлны яба
Пугачевта бер төркем кеше федераль юлны яба
Русланның әтисе җыелган халык алдында чыгыш ясап протест чараларын туктатырга чакырды. “Хикмәт милләттә түгел, ә аракыда һәм Русия халкын эчкечелеккә төшерүдә. Бездә хәмер йортлары булмаса – берни дә булмаган булыр иде. Улым спортчы иде, гомере буе спорт белән шөгыльләнде", диде Русланның әтисе.

Шәһәрнең имамы Рөстәм Гыйльметдинов та: “Бөтен тавыш хәмердән яки башка нәрсәдән исерү нәтиҗәсендә чыга. Хәзер инде кемнең исерек, кемнең айнык булганлыгын әйтүе мөмкин түгел. Яшьләрнең үзара мөнәсәбәт ачыклавы булып тора. Бу чечен яки татар булган өчен милләткә карап түгел, ә шундый гадәти бер үтереш”, ди.

Пугачевта бу җәнҗал купканнан соң Казаннан татарларның биш машинага утырып юлга чыгуы, әмма полициянең аларны туктатып кире боруы турында да хәбәрләр таралды. Чаллы Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Рәфис Кашапов татар милли хәрәкәте вәкилләре анда барырга җыенмады да, җыенмый да, дип Пугачевтагы үтерүне дә, бу үтерүне милләтара низагка әверелдерергә, үз максатлары өчен файдаланырга тырышучы сәяси көчләрне дә хөкем итүен белдерде.

Пугачевта губернатор белән очрашуда Чечен республикасы хөкүмәтенең Сарытау өлкәсендәге вәкиле чыгыш ясап районда чечен кешеләренең үтерелүенә киңкүләм мәгълүмат чараларының да, район халкының да битараф калуына игътибар юнәлтергә тырышкан.

Губернатор үтерүченең кырыс җәзага тартылачагын вәгъдә итсә дә, очрашуда катнашучыларның бер өлеше бу чарадан чыгып китеп шәһәрнең чеченнар яшәгән өлешенә юнәлгән, андагы чечен кафесын яндырырга җыенуын кычкырган, әмма аларның юлын полиция кискән.

Хәзер шәһәр урамнарында күпсанлы полиция һәм ОМОН көчләре тәртип саклый. Ризасызлык белдерүчеләрнең төп таләбе – барлык чеченнарны шәһәрдән чыгарып җибәрү. Хакимиятләр бу таләпне кабул итми. Шулай да губернатор урынбасары Денис Фадеев дүшәмбе федераль юлны берничә сәгатькә ябып торган йөзләрчә кеше белән очрашуда Чечня җитәкчелеге белән канун бозган чеченнарны Чечнягә озату турында килешү булуын белдергән.

Хәзер Русия милләтчеләре Пугачев шәһәренә барып 11 июльдә анда бөтен шәһәр халкы катнашында зур протест чарасы уздырырга җыена.
XS
SM
MD
LG