Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:23

ИлГәрәй: "Мәйдан" телеканалы үз тамашачысын тапты


Ике ел элек Казанда ачылган "Мәйдан" татар телевидение каналының тамашачылары саны өч миллионга җиткән. Бу хакта Азатлыкка "Хәрәкәттә бәрәкәт" тапшыруын алып баручы ИлГәрәй әйтте.

"Мәйдан" телевидение каналы 2011 елның җәендә эшли башлады. Телеканал ачылган вакытта халыкны җәлеп итәр өчен Татарстанның район-шәһәрләрендә концертлар оештырган иде. Анда җырчы ИлГәрәй дә катнашкан. Көннәрдән бер көнне аңа "Мәйдан" җитәкчелеге хит-парад алып барырга теләгең юкмы дигән тәкъдим ясаган. Ул иң элек гаиләсе, якыннары белән киңәшләшкән, шуннан соң гына катгый карарга килгән. Тапшыруга сигез исем уйлаган һәм шулардан "Хәрәкәттә бәрәкәт" дигәне сайланган. ИлГәрәй эшли башлаганда сценарийларны, алып бару текстларын үзе язган. Экранда ике кеше рәвешендә, үзе үк Илназ да, үзе ИлГәрәй дә булып алып барган.

"Безнең иң гадел, иң дөрес хитлар парады, бөтен җырчы катнаша ала, җыры тамашачыга ошаса айлар буе әйләнә. Урыннарны килгән смс текстларны санап билгелибез. Элек 20-50 смс килсә, хәзер 800ләп килә", ди яшь җырчы. Быел ИлГәрәйгә "Хәрәкәттә бәрәкәт" тапшыруын алып барырга шоумен Фәнил Вакказов та кушылган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG