Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан федераль бюджеттан мелиорация үсешенә акча алачак


Русиядә "Мелиорация үсеше" программасына кергән 25 төбәк арасында Татарстан да бар. Бу хакта Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте.

Министрлыкның мелиорация бүлегенә төбәкләрдә бу тармакны үстерү планнары белән 41 программа тәкъдим ителгән. Аларның 25ше кабул ителгән.

Федераль бюджеттан мелиорация үсешенә акча алачак төбәкләр арасында шулай ук Карачай-Чиркәс, Мордовия, Чуашстан республикалары, Әстерхан, Мәскәү, Самар өлкәләре һәм башкалар бар.
XS
SM
MD
LG